Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Түбән Кәминкә янындагы объекттан кран һәм насос урлаганнар

01 Гыйнвар аеның соңгы көнендә Лашмандагы бер шәхси хуҗалыкның печән сараенда ут чыккан, корылманың түбәсе янып беткән. 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, ут чыгуның сәбәпләре ачыклана. 02 Бер атнада Чирмешән полиция бүлекчәсенә 26 хәбәр алынган. Шул вакыт аралыгында 3 җинаять эше кузгатылган. Чит ил гражданинын үзенең теркәү урыны буенча үз...

01 Гыйнвар аеның соңгы көнендә Лашмандагы бер шәхси хуҗалыкның печән сараенда ут чыккан, корылманың түбәсе янып беткән. 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, ут чыгуның сәбәпләре ачыклана.

02 Бер атнада Чирмешән полиция бүлекчәсенә 26 хәбәр алынган. Шул вакыт аралыгында 3 җинаять эше кузгатылган.

Чит ил гражданинын үзенең теркәү урыны буенча үз мәнфәгатьләрендә исәпкә куйган өчен, Чирмешәндә яшәүче берәү җаваплылыкка тартыла.

"СМУ-7" ҖЧҖнең Түбән Кәминкә авылы янында төзелүче объектыннан билгесез кешеләр 5 кран һәм насос урлаганнар. Матди зыян 39 мең сум.

Рөхсәт ителмәгән вакытта алкоголь продукциясе саткан өчен, Чирмешән районының "Азык-төлек" кибете сатучысына җавап тотарга туры киләчәк.

Чирмешән күле янында 42 яшьлек ир-атның мәете табылган, үтерелү билгеләре юк.

Бер атнада 4 юл-транспорт вакыйгасы булган, барысы да матди зыян белән.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 39 кешене ачыклаганнар, берсе транспорт белән аек булмаган килеш идарә иткән. Участок инспекторлары 8 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.

03 Ял көннәрендә ашыгыч медицина ярдәмендә 47 чакырту һәм 20 мөрәҗәгать итү теркәлгән. Фельдшерлар әйтүенчә, күпчелек очракта хроник авыручыларга ярдәм итәргә туры килгән, алты кешегә ОРВИ диагнозы куелган, көнкүрештә җәрәхәт алучылар да булган.

04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 44 заявка үтәгәннәр. Алар барысы да газ җиһазларын ремонтлау һәм көйләү буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined урлау насос һәм кран