Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстанда Болгар ислам академиясе һәм Казан изге Ана иконасы соборы пәйда булачак

Бүген, 4 ноябрьдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов " Болгар ислам академиясе булдыру һәм Казан изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру турында"гы Указга кул куйды. Шулай итеп, РФ мөселманнары Диния нәзарәте үзәкләштерелгән мөселман дини оешмалары мөселманнары,Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте, ТР мөселманнарының Диния нәзарәтенең традицион рухи кыйммәтләрне ныгыту, саклап калу һәм...

Бүген, 4 ноябрьдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов " Болгар ислам академиясе булдыру һәм Казан изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру турында"гы Указга кул куйды.


Шулай итеп, РФ мөселманнары Диния нәзарәте үзәкләштерелгән мөселман дини оешмалары мөселманнары,Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте, ТР мөселманнарының Диния нәзарәтенең традицион рухи кыйммәтләрне ныгыту, саклап калу һәм үстерү; конфессияара һәм милләтара тынычлык, татулык булдыру белән бәйле максатлары Указ нигезендә чынга ашачак - Болгар шәһәрендә фәнни-белем бирү һәм рухи-агарту, мөселман үзәге, "Болгар ислам академиясе" пәйда булачак.

Шулай ук Татарстан митрополиясе Рус православ чиркәвенең (Мәскәү патриархаты) һәм Казан мэриясенеңКазан Богородица монастыре комплекс кысаларында Казан изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру нияте дә чынга ашачак.

ТР Министрлар Кабинетына 2015 елның 31 декабренә кадәр чаралар планын эшләү һәм раслау бурычы йөкләнелә. План буенча 2016 елның 21 маена - Идел Болгарстанында рәсми рәвештә ислам динен кабул итү көнендә, Болгар ислам академиясе төзеләчәк урынга беренче нигез ташын салу да оештырылырга тиеш. Ә Казан изге Ана иконасы соборы яңадан булдырылачак урында мондый чара 2016 елның 21 июлендә башкарылырга тиеш.

Татарстан Хөкүмәте тарафыннан ирекле иганәчелек, булышлык күрсәтү буенча булачак чаралар комплексы эшләнелә. Указ кул куелган көненнән үз көченә керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Татарстан Болгар

2
X