Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сабантуйда тәртипне бергәләп саклыйк

Сабантуй бәйрәме вакытында полиция хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшләячәк. Әмма аларның үзләренә генә тәртип саклау кыен, урыннарда дежур торуларны оештыру, уяу булу мөһим. Террорчылыкка каршы район комиссиясе утырышында билгеләп үтелгәнчә, бәйрәм урыннарында медицина хезмәткәре дә гел булырга тиеш. "Чирмешән" муниципальара бүлек начальнигы Фаяс Минһаҗев әйтүенчә, полиция хезмәткәрләре бүген балалар ял итү...

Сабантуй бәйрәме вакытында полиция хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшләячәк. Әмма аларның үзләренә генә тәртип саклау кыен, урыннарда дежур торуларны оештыру, уяу булу мөһим.

Террорчылыкка каршы район комиссиясе утырышында билгеләп үтелгәнчә, бәйрәм урыннарында медицина хезмәткәре дә гел булырга тиеш. "Чирмешән" муниципальара бүлек начальнигы Фаяс Минһаҗев әйтүенчә, полиция хезмәткәрләре бүген балалар ял итү лагерьларында да даими кизү тора яки контрольлек итә. Инде үз ишекләрен ачкан, ял сезоны башланган "Кояшлы" лагерында, мәсәлән, дежурлык тәүлек буе оештырылган.
Район җитәкчесе, комиссия рәисе Наил Зарипов Сабан туе көннәрендә, гомумән, һәр бәйрәмдә аеруча халык күп җыела торган объектларда, урыннарда, мәктәпләрдә, мәдәният һәм спорт биналарында, ял итү урыннарында уяу булырга кирәклекне искәртте. Быел безгә башка район һәм шәһәрләрдән дә байтак кунак килер дип көтелә. Аларда Сабантуйлар узган атнада ук үтте.
Террорчылык, тәртип бозу гамәлләрен кисәтү, булдырмау - барыбызның да мөһим бурычы.
Террорчылыкка каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында каралган бу мәсьәләләр буенча карар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан