Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Нәрсә чәчсәң, шуны урырсың

    "Лашман АГРОфирмасы"нда бүген бөтен җирдә эш кайный. Ындыр табагындагы киптерү агрегатын төзәтеп куйганнар, складлар тәртипкә китерелгән. Көзге чәчү өчен арыш орлыгы да әзер. Фермаларда ремонт бара. Бүген авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бик мөһим эшләр башкарыла: яңа уңышны җыялар, чәчүгә җир әзерлиләр. Терлекчелек биналарын да төзәтәсе бар. Үткән атнада районыбыз хуҗалыклары җитәкчеләре...

    "Лашман АГРОфирмасы"нда бүген бөтен җирдә эш кайный. Ындыр табагындагы киптерү агрегатын төзәтеп куйганнар, складлар тәртипкә китерелгән. Көзге чәчү өчен арыш орлыгы да әзер. Фермаларда ремонт бара.

    Бүген авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бик мөһим эшләр башкарыла: яңа уңышны җыялар, чәчүгә җир әзерлиләр. Терлекчелек биналарын да төзәтәсе бар.
    Үткән атнада районыбыз хуҗалыклары җитәкчеләре һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашында "Лашман АГРОфирмасы" җәмгыяте базасында оештырылган семинарда әлеге мәсьәләләр, бигрәк тә орлыкчылык турында җитди сөйләшү булды.
    Быел көзге культураларны 9500 гектарда чәчү планлаштырыла. Моның өчен, иң әүвәл, җир әзерлисе бар. Әмма кайбер хуҗалыкларда бу эш соңга кала.
    Аннан-моннан гына эшкәртелгән һәм чәчү дә сыйфатсыз башкарылган, технология таләпләре үтәлмәгән участокларда уңыш та түбән була шул. Белгечләр бүгенге семинарда шулай диделәр.
    - Югары уңыш алуның тагын бер шарты - яхшы орлык, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Рәдиф Гайнуллин. - Соңгы ике елда хуҗалыклар, гомумән, орлык белән эшләмиләр. Бүген барлык җәмгыятьләрдә дә орлыкларны яңарту сорала. Яхшы сортлы, сыйфатлы, репродукцияле орлык кирәк.
    "Россия авыл хуҗалыгы үзәге"нең Чирмешән районы филиалы начальнигы Фәнил Шәйхетдинов та бу эшнең мөһимлеген билгеләп үтте. Ләкин бүген теләсә кайдан, теләсә нинди орлык сатып алырга ашыкмаска. Һәр орлыкның сертификаты булырга тиеш. Сатып алынганнарын тикшерергә кирәк. Орлыкларны тиешле химикатлар белән эшкәртү дә мөһим. Бу хакта Казаннан семинарга махсус чакырылган белгечләр дә әйтте.
    - Барлык технологияләрне төгәл үтәгән очракта гына без югары уңышка өмет итә алабыз,- диде үз чыгышында район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе җитәкчесе Минзөфәр Исламгәрәев. - Уяныгыз инде, егетләр!
    "Лашман АГРОфирмасы"ның машина-трактор паркында техниканы ремонтлау өчен бөтен шартлар да тудырылган. Семинарда катнашучылар хуҗалыкның терлекчелек фермаларын да карадылар. Дөрес, биредә әле башкарасы эшләр бар, әмма, күренеп тора, монда бүгеннән кышка әзерләнәләр, терлекчелек биналарын ремонтлыйлар, азык туплыйлар.
    - Бүген 2000 тонна сенаж, 560 тонна печән запаслары бар,- ди "Лашман АГРОфирмасы" җитәкчесе Рауфан Шәйхетдинов. - Хәзер төп көчне бөртеклеләр уңышын җыюга тупладык.
    Автор фотолары.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: