Нинди хәл бу?! Чирмешәндә брусчаткалар урлыйлар
Узган сигез айда район территориясендә 204 җинаять теркәлгән, шуларның 45е - читләр милкенә кул сузу белән бәйле. Соңгы вакытта бигрәк тә төзекләндерү объектларыннан урлашулар ешайган. Әйтик, караклар Чирмешәндәге пляж территориясендәге сукмакларга җәелгән брусчаткаларга уккызыкканнар, билгесез адәмнәр тарафыннан юл кырыйларындагы бордюрларны сүтеп алып китүнең дә ике очрагы теркәлгән. Ул гына да...
Узган сигез айда район территориясендә 204 җинаять теркәлгән, шуларның 45е - читләр милкенә кул сузу белән бәйле. Соңгы вакытта бигрәк тә төзекләндерү объектларыннан урлашулар ешайган.
Әйтик, караклар Чирмешәндәге пляж территориясендәге сукмакларга җәелгән брусчаткаларга уккызыкканнар, билгесез адәмнәр тарафыннан юл кырыйларындагы бордюрларны сүтеп алып китүнең дә ике очрагы теркәлгән. Ул гына да түгел, Яңа Элмәле авылы янындагы тукталыш павильоны яныннан чүп евроконтейнеры "югала". Ни кызганыч, кайберәүләр шулай итеп булдырылган уңайлыкларның кадерен белми, җинаять кыла.
Бу җинаятьләр уңаеннан нинди дә булса мәгълүматларга ия булучыларның Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлекчәсенә 2-54-39 телефон номеры буенча шалтыратып хәбәр итүе сорала.
Безнең сайтта укыгыз:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев