Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әмирдә төзүчеләр эшли

Бу авылда төзелүче күпфункцияле үзәкнең стеналарын күтәрәләр. -Бүген биредә утызга якын кеше эшли, - ди прораб Николай Абравников. - Стеналарны ноябрьнең өченче декадасында өеп бетереп, түбә ябарга керешәчәкбез. Әүвәл төзелеш материаллары белән проблема булгалады, хәзер юк, барысы да җитеп тора. Төзүчеләр кыш көне дә эшне туктатмаска ниятлиләр. Тәрәзәләр, ишекләр куйгач,...

Бу авылда төзелүче күпфункцияле үзәкнең стеналарын күтәрәләр.


-Бүген биредә утызга якын кеше эшли, - ди прораб Николай Абравников. - Стеналарны ноябрьнең өченче декадасында өеп бетереп, түбә ябарга керешәчәкбез. Әүвәл төзелеш материаллары белән проблема булгалады, хәзер юк, барысы да җитеп тора. Төзүчеләр кыш көне дә эшне туктатмаска ниятлиләр. Тәрәзәләр, ишекләр куйгач, бизәү эшләрен башлаячаклар, инженер системалары үткәрү белән шөгыльләнәчәкләр.

Сүз уңаеннан, күпфункцияле үзәк төзелешенә 19 миллион сум акча каралган. Монда 15 балага исәпләнгән башлангыч мәктәп , шулай ук 15 балага балалар бакчасы һәм фельдшер-акушерлык пункты булачак.

-Әмир башлангыч мәктәбендә 9 бала белем ала, 1нче класста - ике, 2нче һәм 3нче класста - берешәр, 4нчедә биш бала укый. Балалар бакчасында 14 бала тәрбияләнә. Гомумән, авылда мәктәпкәчә яшьтәге 20 бала бар, - ди мәктәп директоры Исламия Нуретдинова. - Димәк, авылның киләчәге бар әле.

Бүген авыл мәктәбе, балалар бакчасы һәм ФАП 45 ел элек ачылган агач бинада урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп ФАП Балалар бакчалар төзүчеләр