Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Минсәгыйткә багышлап – аерым җыр

"Чирмешән АГРО" җәмгыяте комбайнчысы Минсәгыйт Шәйхетдиновка муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин акчалата премия тапшырды, ә артистлар аерым җыр башкардылар. Урак башыннан бирле инде 12 мең центнерга якын, ә соңгы биш көндә 3600 центнер арпа һәм солы суктырган Минсәгыйт районда "Нью-Холланд" һәм "Тукано" комбайнчылары ярышында, икенче бишкөнлек нәтиҗәләре буенча җиңүче дип...

"Чирмешән АГРО" җәмгыяте комбайнчысы Минсәгыйт Шәйхетдиновка муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин акчалата премия тапшырды, ә артистлар аерым җыр башкардылар.


Урак башыннан бирле инде 12 мең центнерга якын, ә соңгы биш көндә 3600 центнер арпа һәм солы суктырган Минсәгыйт районда "Нью-Холланд" һәм "Тукано" комбайнчылары ярышында, икенче бишкөнлек нәтиҗәләре буенча җиңүче дип табылды.

Бүләкләү тантанасы сабан бодае участогында үтте. Алты комбайн бер-бер артлы, бик матур тезелеп, ашлык кабул итү предприятиесе артындагы участокны "утка кертәләр". Бөртек коры, өлгергән, алыннар чип-чиста.

Бункерлар чагыштырмача тиз тула, ындыр табагы якын булгач, КамАЗлар да ике араны тиз уза.

- Елына күрә уңышы ярый инде, әмма мактанырлык түгел,- ди комбайнчылар янында еш булучы хуҗа кеше - җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозәеров. - Чәчкәндә орлыкны да кызганмаска, технологияне дә төгәл үтәргә кирәк шул. Егетләр молодцы, иренә торганнардан түгел, кушканны тиз эшлиләр. Тагын бер атна яхшы һава торса, калган 800 гектардагы бодайны да тулысынча җыеп алачакбыз.

"Чирмешән АГРО"да һәр гектардан уртача 23 центнер уңыш чыга.

- Премия өчен рәхмәт, кафега кереп миннән заказ бирсәгез дә була,- дип елмайды алдынгы комбайнчы Минсәгыйт Шәйхетдинов. - Тик үземнең вакыт аз, быел, көннәр коры чакта, ничек тә күбрәк суктырырга, җиңәргә кирәк.

Амбицияле егет Минсәгыйт. Эшкә дә уңган, туры сүзле дә.

- Инде күпме бергә эшлибез, хет бүген бергә фотога да төшик әле, - дип, ул кулалмашы - баш инженер Павел Николаевка эндәште. Әле моңа чаклы, кырга ук район мәдәният йорты үзешчәннәре килеп, Минсәгыйт Шәйхетдиновка аерым җыр да башкардылар. Бүген Минсәгыйт көне!

Җырны озак тыңлый торган чак түгел.

- Кышка бер җырларбыз әле, армый эшләгез, - дип район җитәкчесе бүген башка эшләрнең дә күплеген әйтте.

- Әле генә төзүчеләр белән җыелышып сөйләштек, инде Әккәрәйдә мәктәп ремонты белән танышып кайтасы бар, барына да өлгерергә кирәк.

Сүз уңаенда, дүшәмбе көнне, 13 августта, "Чирмешән АГРО"да арыш та чәчә башладылар. Лагерь янында ук, малларга ашатырга дип чәчәләр.

- Бу эшкә иртәрәк керешергә булдык. Бердән, малларга яшел азык үсәчәк, икенчедән, чәчү техникасы сыналачак,- ди җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозәеров.

Алдагы сүз - һәр эшнең үз вакыты.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин бу кичтә башка алдынгыларга да бүләкләр таратты. "Нью-Холланд" һәм "Тукано" комбайннарында җиңүчеләр: Алик Дәүләтбаев соңгы биш көндә 3420 центнер бөртек суктырып, икенче булды. Ул "Күтәмә АГРО-фирмасы" җәмгыятендә эшли. Шул ук хуҗалыктан Андрей Матягин - өченче (2820 центнер).

"ДОН-1500" һәм "Енисей" комбайннарында эшләүчеләр арасында Максут Әһлиуллин ("Кади") узган биш көндә башкаларны нык узган, ул - беренче (2525 центнер суктырган). Петр Андреев ("Серендеев Н.И." КФХ) - икенче (2500 центнер), Ильяс Мөбирдин ("Алга", 1800 центнер) - өченче. Аларга һәм уракта шактый югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләүче Михаил Куликовка, Виктор Гавриловка, Нияз Гайнуллинга ("Чирмешәнагрохезмәтләре"), Олег Ермишовка ("Үтәмеш"), Алексей Симухинга ("Сөлчә") эш урыннарына барып шулай ук акчалата премияләр тапшырдылар.

Алдынгыларга - дан һәм хөрмәт!

Кичә алынган мәгълүматларга караганда, район хуҗалыкларында бөртекле - кузаклылар тиешле мәйданнарның 56 процент өлешеннән, 16 мең 385 гектардан суктырып алынган. "Кади", "Күтәмә АГРО-фирмасы", "Чирмешән АГРО", "Серендеев Н.И.", "Кара Чишмә", "Иванов Ю.С." хуҗалыкларында бу күрсәткеч 65-75 процент ук. Аяз көннәрнең кадерен белик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined акчалата премия