Лагерка мәдәният йорты директоры Вячеслав Мироновның буш вакыты юк. Былтыр ул 50 оя умартадан бер тонна чамасы бал суырткан. Үзенең тракторы белән Чирмешәнгә кадәр барып та бакча җирләрен сөрә, әле бер гектар мәйданда бәрәңге дә үстергәннәр.
Мироновларның абзарлары тулы мал: сыер, дуңгызлар да асрыйлар. Бүген авылларга нәкъ менә шундый уңганнар...
Лагерка мәдәният йорты директоры Вячеслав Мироновның буш вакыты юк. Былтыр ул 50 оя умартадан бер тонна чамасы бал суырткан. Үзенең тракторы белән Чирмешәнгә кадәр барып та бакча җирләрен сөрә, әле бер гектар мәйданда бәрәңге дә үстергәннәр.
Мироновларның абзарлары тулы мал: сыер, дуңгызлар да асрыйлар. Бүген авылларга нәкъ менә шундый уңганнар кирәк.
Мордва Афонькәсендә Анастасия Севастьянова хуҗалыгында сарыклар 50 башка җиткән, аннан да күп була. Дмитрий Семкичев, Геннадий Агеев та бу төр хайванны күп асрап, табыш алалар. Умарта тотучылар да аз түгел. Лагеркада һәм Мордва Афонькәсендә дә крестьян-фермер хуҗалыклары оешкан, аларда дистәләп кеше эшли. Былтыр дүрт гаилә льготалы кредит алган.
Шулай да бу авылларда күпчелек халык үз эшен башларга, абзарларын зурайтырга, җирләрен киңәйтергә ашыкмый әле. Элеккегечә, җитәкчеләр кушканны, кемдер килеп оештырганны көтәләр. Моны гаепләп тә булмый, халык колхоз системасына, күмәкләшеп хезмәт куярга күнеккән иде. Хәзер исә хәл башкача: һәркемне үз көнен үзе күреп яшәргә өйрәтмәкчеләр.
Лагерка авыл мәдәният йортында булган җыелышта да район җитәкчесе берничә сәгать буе аяк өстендә басып торды, монда да күбрәк ул сөйләде, халыкны активлыкка өндәде, маллар санын арттырырга, яшелчәлеккә йөз белән борылырга кушты.
Умартачылыкны үстерүгә дә беркем, берни комачауламый. Ярдәм итәргә, киңәш бирергә тәҗрибәле белгечләр бар. Авыллар янәшәсендә бал җыярлык культураларны күбрәк чәчәсе иде. Халыктан ит, сөт, яшелчәләр сатып алуны, зур акчага урнаштыруны оештыру авыл җирлеге башлыгына, район оешмаларына йөкләнгән. Райпоның потенциалын да истән чыгармыйк, сату-алу эшен алардан да оста кем оештыра ала?! Әгәр барыбыз да көтеп кенә торса, берни үзгәрмәячәк, авыл бик тиз үләчәк. Хәзер нибары 26 укучы белем алучы Лагерка мәктәбенең дә киләчәге өметле түгел, ул башлангычка гына калырга мөмкин. Мәктәп бетсә, авыл бетә.
Мордва Афонькәсендә инде бүген үк күпчелек йортлар буш. Әмма башкаларында яшәүчеләр үзләренә игътибарның артуына өметләнә. Исән кешегә җыры да, ялы да кирәк, сәләтен дә күрсәтәсе килә. Мәдәният йорты зур ремонт сорый, райпоның мондагы һәм Лагеркадагы кибетендә дә көндәлек кирәк товарлар аз, ассортимент ярлы. Сөт тапшырган өчен,берәү әйтүенчә, акчаны "кисеп калалар" кебек.
Лагеркада чүп түгү өчен махсус урын булмаудан, суның сыйфатыннан, аның составында нитратларның нормадан югары икәнлегеннән зарландылар. Кайбер урам юллары бик начар . Яшьләр урамында электр утының көчәнеше түбән, баганаларда лампочкалар азрак, диделәр. Җыелышта катнашучылар район үзәк больницасында врачларга күрү өчен чиратлардан да туйган. Лаборатория көн буе эшләсә, анда да халыкка зарланырга урын калмас иде.
Мотороллер, мотоцикл ияләренең автоинспекциягә үпкәләре бар: кайчак, теркәү номеры, документлар юклыктан, аларны штрафка тарталар, техникаларын алып та китәләр. Закон буенча бу дөрестәдер, әмма, район башлыгы да әйтүенчә, авыл эчендә генә терлек азыгы төяп кайтучының хәленә керә белү яхшырактыр. Исерек килеш руль артына утыручыларны, тәртипсезлекне тыю кирәк анысы. Шул ук экологик хезмәткә дә кагыла. Халыкның мондыйрак сораулары, мөрәҗәгатьләре контрольга алынды.
-Сорауларыгыз бар икән, миңа да килегез. Мин һәркемне кабул итәм,- диде Наил Зарипов, кайбер мәсьәләләрне чишү буенча зур проблемалар юклыгын әйтеп.
Шешминканың Мур ягында челтәр газы көтәләр
Шешминканың Мур ягында әле һаман челтәр газы юк. Авылның бу ягында елга ага, линия сузу өчен ул комачаулаган. Газлаштыру өчен проект әле дә эшләнмәгән. Ул тирәдә күпер дә кирәк.
Ниндидер сәбәпләре булса да, дистәдән артык гаиләнең газ рәхәтеннән файдаланмавы район башлыгы Наил Зариповны да гаҗәпләндерде.
-Бу мәсьәләдә конкрет шөгыльләнергә, проект әзерләргә кирәк,- диде ул. -Моны күптән эшләргә була иде.
Авыл халкы катнашында узган җыелышта Шешминканың су линиясен яңабаштан ясату зарурлыгы да әйтелде. Аннан-моннан төзәтеп, ямап кына проблеманы җиңеп булмый, линияләр тузган, башняларны да алмаштырырга вакыт. Әгәр башка авыллардагы кебек, су челтәрен яңарту өчен проект ясалса, халык бу эштә булышса, бәлки киләсе елда республиканың "Чиста су" программасына да керү мөмкинлеге табылыр.
Авылда чиркәүне ремонтлауга читтә яшәүче якташларны да җәлеп итәргә мөмкин. Кибеттә хуҗалык товарлары аз, ә азык-төлекне еш китерәләр икән, кибетче эшен тулаем мактап телгә алдылар. Мәдәният йортын ремонтлау, аның котельные мичен газ ягып эшләтүгә күчерү кирәклеге хакында былтыр да сүз кузгатылган иде, быелгы җыенда да шулай булды. Былтыр гына бинасы ремонтланган врачлык амбулаториясенең бер очына җылы барып җитми.
Югары Чегодай янындарак транспорт, автобус көтеп торучыларга павильон-ышыкланыр өчен урын ясауны сораучы да хаклы, ялан кырда озак басып тору авыр.
Шешминка җирлегендә нибары 62 сыер калган. Гомумән, эре мал саны артмый, кими генә. Бердән, сөтне, итне урнаштыру кыен, икенчедән, күмәк хуҗалык бик зәгыйфь, җирләрен дә читләр эшкәртә. Дистә еллар элек колхоз нык, ферма биналары маллар белән туп тулы, кырлардан дистәләрчә мең тонна бөртек җыялар, хәтта умарталыгы районга билгеле иде.
Умарталыкны үстерүгә исә бу яктагы табигать шартлары менә дигән - урман һәм болыннар янәшәдә генә. Бал җитештерү - бик табышлы.
Безнең райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сыерлар нибары бер меңгә калган. Алардан, бер баштан кемдер көнгә - 3-4, ә кемдер 1 килограмм сөт сава. Бу республика буенча иң түбән күрсәткечләрнең берсе.
Шешминка мәдәният йортындагы җыелышка нибары кырык чамасы кеше килде, буш урыннар күп иде. Нишләптер, халыкның киләчәккә өмете сүрелгән, беркемгә ышанычлары калмаган. Перспектива "томанлы".
Мондый кәеф белән, мондый халәттә озак яшәп булмыйдыр. Эшне яхшыртырга, халыкны оештырырга кирәк. Һәм бу бурыч иң әүвәл җирле властька кагыла. Быелгы җыелышларда, нигездә, без башка кайбер районнар тәҗрибәсе турында сокланып сөйлибез. Сүздән эшкә күчәргә тырышыйк. Халыкны да гаепләмик, аны санлый, тыңлый, ишетә, оештыра белик.
Автор фотолары.
Нет комментариев