Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 28 гыйнвар 2014 яңалыклары

    • 28 гыйнвар 2014 - 09:35
      Лагерка умартачысы бер тонна бал суырткан
      Лагерка мәдәният йорты директоры Вячеслав Мироновның буш вакыты юк. Былтыр ул 50 оя умартадан бер тонна чамасы бал суырткан. Үзенең тракторы белән Чирмешәнгә кадәр барып та бакча җирләрен сөрә, әле бер гектар мәйданда бәрәңге дә үстергәннәр. Мироновларның абзарлары тулы мал: сыер, дуңгызлар да асрыйлар. Бүген авылларга нәкъ менә шундый уңганнар...
      632
      0
      0
    • 28 гыйнвар 2014 - 06:03
      Лашманда мәчет картлары балаларга тәм-том таратты
      Бабайлар исәнлекләре чикле балаларны гына түгел, урын өстендә ятып, беркая чыга алмаган олы буын инвалидларны да онытмаган. Балаларга әзерләнгән 25ләп пакеттан тыш, сәламәтлекләре какшаган авылдашларына да алар төрле ризыкларны өйләренә үк таратып чыкты. Оештыручыларның берсе, авыл китапханәчесе Мәдинә Талипова әйтүенчә, бабайлар инде өченче ел рәттән изге гамәл башкара. "Мин бу...
      717
      0
      0
    • 28 гыйнвар 2014 - 05:09
      Күтәмә студентлары - оста волейболчылар
      Узган якшәмбедә, Студентлар көненә бәйләп районда уздырылган волейбол ярышларында биш команда көч сынашты. Төп кубокны исә күтәмәлеләр алып китте. Бәйгене оештыручылар әйтүенчә, командалар санын 30 градустан ук арткан суык киметкән. Кайбер торак пунктлардан спортчы студентлар мондый көнне юлга чыгарга базмаган. Ярышта Чирмешән балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбен тәмамлаган укучылар - икенче, район...
      443
      0
      0
    • 28 гыйнвар 2014 - 04:40
      Иске Үтәмеш мәктәбе бинасында ФАП та булачак
      Төзүчеләр мәктәп спорт залының стеналарын тигезлиләр. Әлеге белем йорты бинасына быел булачак капиталь ремонт эшләрен шуннан башлаганнар. -Бу уку процессына комачауламый. Физкультура дәресләрендә балалар чаңгыда йөри, - ди мәктәп директоры Руфия Хөснетдинова. Стеналарны тигезләп, төзүчеләр спорт залының идәннәрен алыштырачак. Ремонт кысаларында мәктәп бинасының җылыту, су, канализация челтәрләрен яңарту да ниятләнә....
      687
      0
      0