Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Квартиралар Чирмешәндә дә биреләчәк.

Торак шартларын яхшыртуга хокукы булган тагын 34 Бөек Ватан сугышы ветеранына һәм аларның тол калган хатыннарына - райондашларыбызга субсидияләр күчерелгән. Субсидия бер ай эчендә кулланыла башларга тиеш булса да, 3 якташыбыз әле һаман кайдан торак аласын хәл итмәгән. ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә бу мөһим һәм актуаль тема...

Торак шартларын яхшыртуга хокукы булган тагын 34 Бөек Ватан сугышы ветеранына һәм аларның тол калган хатыннарына - райондашларыбызга субсидияләр күчерелгән. Субсидия бер ай эчендә кулланыла башларга тиеш булса да, 3 якташыбыз әле һаман кайдан торак аласын хәл итмәгән.


ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә бу мөһим һәм актуаль тема да күтәрелде. Шулай ук ипотека буенча торак төзелеше турында да сүз барды. «Ышандырып алгансыз икән, торакны вакытында, сыйфатлы һәм килешенгән бәягә төзеп тапшырырга кирәк,» - диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның тол калган хатыннарының торак шартларын яхшырту хакында закон үз көченә кергәннән бирле безнең районда 212 кеше исәпкә куелган. Шуларның 177 сенә уведомление тапшырылган, 148 се инде яңа алынган торакларында яши. Тагын 35 райондашыбыз ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында исәптә тора, алар да субсидия алу өчен документларын тапшырганнар.

Субсидия акчаларын соңгы траншта гына алган 12 райондашыбыз Чирмешәндә төзеләчәк күпквартиралы йорттан торак алачак.

Лашман, Чирмешән, Иске Кади авыл җирлекләрендә 3 кеше шәхси йорт төзи. 2 кеше Казан һәм Туймазы шәһәрләрендә- беренчел, 11 кеше икенчел базардан квартира алган. 3 райондашыбыз социаль ипотека программасы буенча тораклы булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Ветераннаргаторак

2
X