Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Котыш халкы бөртек сорый

    Бу авылда узган җыенда фураж бөртеге кирәксенүчеләр дә бар иде. Бәясе артык кыйммәт булмаса, аны тонналап та алырга телиләр. Быел җирлек кырларында инвесторлар эшләде, нәрсәдер чәчтеләр, урдылар. Якын көннәрдә пайчылар белән исәп-хисап ясап бетерергә ышандырдылар. Язга таба аларда мондагы тракторчыларга эш буласын да әйттеләр. 9 йортлы, 22 кеше яшәүче Красная...

    Бу авылда узган җыенда фураж бөртеге кирәксенүчеләр дә бар иде. Бәясе артык кыйммәт булмаса, аны тонналап та алырга телиләр.

    Быел җирлек кырларында инвесторлар эшләде, нәрсәдер чәчтеләр, урдылар. Якын көннәрдә пайчылар белән исәп-хисап ясап бетерергә ышандырдылар. Язга таба аларда мондагы тракторчыларга эш буласын да әйттеләр.
    9 йортлы, 22 кеше яшәүче Красная Полянага алып баручы юлны ремонтлыйсы иде. Ара да аз түгел, бүген 4 километр озынлыктагы бу юлга асфальт ук сала алмаслар, әмма вак таш түшәү турында уйланырга кирәк. Трассадан Иске Котыш мәктәбенә дә юлны рәтләүгә өметләнәләр. Монда бит әле мәктәп автобусы да йөри, куркынычсызлык, иминлек - бик мөһим мәсьәлә.
    Җыенда чиста су белән тәэмин итү өлкәсендә дә кайбер проблемалар булуы ачыкланды. Иске Котышта яңа скважина казырга, бер башняны ямарга мөмкинлек табу сорала. Бу эшкә бераз акча да бар икән үзе. Авыл эчендә Байкал урамындагы күлне чистарту эшен үзсалым акчасына башкарырга килештеләр. Зиратны төзекләндерү, урамнарда энергия саклаучы яңа яктырткычлар кую өчен үзсалым акчасы җыярга да каршы килүче булмады. Һәр кешедән 500 сумнан тупланачак суммага республика бюджетыннан дүрт тапкыр күбрәк акча өстәләчәк. Референдум исә март аенда үтәргә тиеш.
    Сүз уңаеннан. Биредә былтыр үзсалым акчасына 34 яктырткыч куйганнар инде, әле тагын 6сы куелачак.
    Иске Котыш авыл җирлегендә яшәүчеләр (монда 211 йортта 541 кеше яши) 296 баш мөгезле эре терлек , 686 дуңгыз, шулай ук кәҗәләр һәм сарыклар, ат асрыйлар, умартачылар да шактый.
    Узган елдагы җыенда авыл мәдәният йортында җылылык системасын, музыкаль аппаратураны яңарту кирәклеге турында сүз булган, әмма аларны эшли алмаганнар. Бу бурыч та быелгы планга кертелсә яхшы.
    -Нәрсәдер башкарырга сүз куештык икән, аны вакытында эшләргә кирәк, - диде район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин, җыенда чыгышында. - Җирлек җитәкчелегенә әйтүем, халыкка конкрет булышу зарур. Федераль һәм республикакүләм программалар күп, алар быел да гамәлдә.
    Бүгенге җыенда авыл хуҗалыгы өлкәсендә, шәхси хуҗалыкларга кагылышлы субсидияләр, торак төзүдә каралган ярдәм, пенсия тәэминаты турында да аңлаттылар.
    Үткән бер ел эчендә Иске Котыш җирлегендә дә кул кушырып утырмаганнар, билгеле. Дәүләт ярдәме белән мәктәп бинасы үзгәртеп корылган, капиталь ремонтланган, урамнар чистарган. Красная Полянада зиратта коймаларны яңарта башлаганнар. Кызганыч, халык саны, шәхси хуҗалыклардан сөт сатып алу бераз кимегән.
    -Авылларыбыз картая шул, дип борчыла җыенда катнашучыларның берсе - 82 яшьлек Александра Павловна Никифорова. - Бездә генә түгел, иле белән шулай. Мин гомер буе колхозда, терлекчелектә дә эшләдем. Яратып эшләдем. Ул вакытта барыбыз да шундый идек. Фермада сарыклар бәрәнләү вакытында анда төнлә дә кунып калгаладык. Шулай кирәк иде, шулай тиеш иде. Азрак түләсәләр дә, бөтенләй түләмәсәләр дә, зарланмадык. Элеккегеләрне искә төшерәм дә, ис китә. Хәзер, сүз дә юк, замана башка инде. Тик халык ничектер тупасланды, күбрәк зарланалар гына. Эшкә караш та бөтенләй үзгә.
    Ветеран белән килешми мөмкин түгел, сүзләре дөрес. Әмма кайвакыт кискенрәк, ярсуырак, уендагысын кыю әйтә белүче Котыш халкы, барыбер күндәм, эшкә батыр, сабыр. Әнә бүгенге җыенда сөт җыючы Николай Семаевны, ел дәвамында 69 мең сум бәягә - 4809 килограмм сөт саткан Татьяна Семаеваны да бүләкләр биреп зурладылар. Андыйлар - мактауга, бүләккә лаеклар аз түгел биредә.
    Җыеннар дәвам итә.
    Автор фотолары.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: