Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Комсомол да бар иде

    Совет чорында илебез яшьләрен тәрбияләргә, берләштерергә шушы яшьләр союзы да булышты. Аның эшчәнлегенә бүген нинди генә бәя бирелсә дә, комсомол - безнең тарихыбыз. Баксаң-күрсәң, районда комсомол оешуга 95 ел булган икән. Җирле тарихчыларыбыз бездә комсомолга 1919 елның 19 августында нигез салына, дип яза. Аны яшь коммунист Михаил Романов җитәкләгән. Шушы...

    Совет чорында илебез яшьләрен тәрбияләргә, берләштерергә шушы яшьләр союзы да булышты. Аның эшчәнлегенә бүген нинди генә бәя бирелсә дә, комсомол - безнең тарихыбыз. Баксаң-күрсәң, районда комсомол оешуга 95 ел булган икән.


    Җирле тарихчыларыбыз бездә комсомолга 1919 елның 19 августында нигез салына, дип яза. Аны яшь коммунист Михаил Романов җитәкләгән. Шушы ук елның көзендә Чирмешәннең М.Н. Чухаев өендә комсомол тарафыннан Халык йорты ачыла. Анда коммунистик клуб, уку залы белән китапханә урын ала...

    Ил күләмендә РКСМ - Российский коммунистический союз молодежи 1918 елда оеша. В.И. Ульянов үлгәннән соң, аңа 1924 елда Ленин исеме өстәлә, ә 1926 елдан "всесоюзный"га әверелгәч, ВЛКСМ аббревиатурасы гамәлгә керә. 1991нче елда бу яшьләр берләшмәсе таркала.

    Район комсомолының "туган көне" уңаеннан, үз заманында әлеге өлкәдә лидерлер булган якташларыбыз туган як тарихы музеенда очрашып, үткәннәрне искә алды. Күрешергә унбишләп кеше килгән: Владимир Островский, Миләүшә Батыршина, Җәүдәт Идрисов, Дмитрий Макаров, Разия Шәңгәрәева... Тынгысыз яшьлек елларын, комсомол дәверен сагынып сөйләделәр алар.

    Чирмешәннән Хафиз Гатин әлеге системада 1972-77 елларда эшләгән. Дүрт еллап район комсомол комитетының беренче секретаре булган.

    -Хәтерлим әле, мин эшләгән елларда районда 3 мең 500 кеше ВЛКСМ әгъзасы иде. Без дәртләнеп, яңа җәмгыять төзүебезгә ихластан ышанып яшәдек. Яшьләр үзара ярышып хезмәт куйды, - ди Хафиз Фатыйх улы. - Иске Кадида, Югары Кәминкәдә дуңгызчылык комплекслары төзүдә комсомоллар аеруча актив булды. Болар - районыбыз яшьләренең удар төзелешләре иде. Кыр эшләре вакытында ВЛКСМ әгъзаларыннан булган комсомол-яшьләр агрегатлары эшләде. Мәдәни чаралар, яшьләрнең ялын оештыруда дисеңме - комсомол бар яктан да яшьләрне үз артыннан ияртергә тырыша иде. Барысы да шома гына булмагандыр, тик бүген яшьләрне әйдәп барырдай шундый оешма җитешми дип уйлыйм.

    Автор фотолары.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: