Чирмешәндә юллар шомарачак
Көн темасы

Чирмешәндә юллар шомарачак

Районыбыз юлчылары кайнар асфальт белән әүвәл Шентала районы уңаендагы юлларның тишек-тошыкларын ямап рәтләделәр. Ул яктагы ягулык салу станциясеннән район чигенә кадәр булган юл арасы нык таушалган иде. "Татавтодар"ның Аксубай филиалына караган Чирмешән юл ремонт-төзелеш участогы бригадалары районыбыздагы зур юлларның җимерелгән башка урыннарын да төзәтеп узачак. Моннан кала: -Чирмешәннән Нурлатка бара...

Районыбыз юлчылары кайнар асфальт белән әүвәл Шентала районы уңаендагы юлларның тишек-тошыкларын ямап рәтләделәр. Ул яктагы ягулык салу станциясеннән район чигенә кадәр булган юл арасы нык таушалган иде.


"Татавтодар"ның Аксубай филиалына караган Чирмешән юл ремонт-төзелеш участогы бригадалары районыбыздагы зур юлларның җимерелгән башка урыннарын да төзәтеп узачак. Моннан кала:

-Чирмешәннән Нурлатка бара торган "туры юл"да былтыр башланган ремонт быел дәвам итәчәк, яңа асфальт Казанка борылышына кадәр түшәлергә тиеш. Бу участокта юл кырыйларын сөзәкләндерү, су агу торбаларын алмаштыру күздә тотыла, - ди участокның юл мастеры Исхак Әбүнәгыймов.

Татавтодорлылар Югары Чегодайдан Шешминка уңаендагы юлда капиталь ремонтны төгәлләмәкче, монда 2 километр арада эшлисе калган. Узган ел Чирмешәннән Күтәмә борылышы уңаендагы юлның да бер өлешен тигезләделәр. Быел биредә тагын 3 киломертлап арада асфальтны яңарту ниятләнгән.

Быел район үзәгенең Төньяк, Силантьев, Мәктәп урамнары юлларын шомарту да планлаштырыла.


undefined

Нет комментариев