Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә яшәүче ике хатын-кыз алдакчыларны-мошенникларны баетканнар

Районда кәрәзле телефон һәм интернет аша мошенниклар "кармагына" эләгүчеләр саны артканнан-арта бара, чөнки алар халыкны алдау ысулларының яңадан-яңаларын уйлап табалар. Шушы көннәрдә генә тагын ике якташыбыз шактый акчасыз калган. Бу юлы райондашларыбызны социаль челтәрләр ярдәмендә алдаганнар. Аларның "ВКонтакте" социаль челтәрендәге битләренә уртак танышларының шәхси битеннән акча сорап мөрәҗәгать кергән. Сораган...

Районда кәрәзле телефон һәм интернет аша мошенниклар "кармагына" эләгүчеләр саны артканнан-арта бара, чөнки алар халыкны алдау ысулларының яңадан-яңаларын уйлап табалар.

Шушы көннәрдә генә тагын ике якташыбыз шактый акчасыз калган. Бу юлы райондашларыбызны социаль челтәрләр ярдәмендә алдаганнар. Аларның "ВКонтакте" социаль челтәрендәге битләренә уртак танышларының шәхси битеннән акча сорап мөрәҗәгать кергән.

Сораган акчаның суммасы шактый зур булуы да райондашларыбызда шик тудырмаган, алар озак та уйламыйча хатта күрсәткән банк карточкасы номерына акча күчерәләр. Ахырдан танышларының бу хатка бернинди дә бәйләнеше булмавы ачыклана.

-Мошенниклар ул кешенең социаль челтәрдәге аккаунтыннан -шәхси битеннән файдаланганнар. Барлык дусларына аның исеменнән хат җибәргәннәр, - ди полиция бүлекчәсенең җинаятьләр эзләү бүлекчесе начальнигы Илнар Җиһаншин.- Кызганыч, ике кеше мошенниклар тозагына эләккән. Күпме кисәтүгә карамастан, мондый фактлар булып тора. Форсаттан файдаланып, кабат райондашларыбызга мөрәҗәгать итәбез: чит кеше белән аралашканда сак булыгыз, өегезгә ят кеше кертмәгез, таныш булмаган номерга акча күчермәгез, төрле призлар, отышлар турындагы сүзләргә ышанмагыз. Сезне алдарга җыенуларын аңлау белән полициягә - 02 номерына шалтыратыгыз.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән ике хатынкыз алдакчыларнымошенникларны баетканнар