Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә ветераннарны данлыйлар

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан районда байтак чаралар үткәрелә: очрашулар, күргәзмәләр, концертлар, мәҗлесләр оештырыла. Быел да Чирмешәндә һәм авылларда бәйрәмнең төп чаралары 8, 9 май көннәренә билгеләнгән. Җиңү көне уңаеннан, 7 май көнне Казанда узачак бәйрәмдә безнең район делегациясе дә катнашачак. 8 май көнне авылларда сугыш һәм тыл...

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан районда байтак чаралар үткәрелә: очрашулар, күргәзмәләр, концертлар, мәҗлесләр оештырыла.

Быел да Чирмешәндә һәм авылларда бәйрәмнең төп чаралары 8, 9 май көннәренә билгеләнгән.
Җиңү көне уңаеннан, 7 май көнне Казанда узачак бәйрәмдә безнең район делегациясе дә катнашачак.
8 май көнне авылларда сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләп, алар өчен чәй мәҗлесләре әзерлиләр.
9 майда район үзәгендә булачак тантаналы митингка, парадка бүген исән -сау, аякта йөри алучы сугыш ветераннарын чакырып кунак итәчәкләр. Совет урамы буйлап марш атлап узу, бәйрәм концерты да булачак.
Бүген районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 23 ветеран, 131 ветераннарның тол калган хатыннары һәм 497 тыл хезмәтчәне яши.
Бәйрәм уңаеннан аларның һәрберсенә азык - төлек пакетлары тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районы 9 май