Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә тагын җиде йортка төзүчеләр киләчәк

2015нче елны республика программасы нигезендә, Чирмешәндәге күп квартиралы җиде йортта 10 миллион сумга капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла. Торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе Мәсхүт Хөсәенов әйтүенчә, соңгы ике елда безнең район әлеге программада катнашмаган. Әмма агымдагы елда күп квартиралы өйләрдә 263 мең сумга ремонт эшләре башкарылган, ул әле дә дәвам итә....

2015нче елны республика программасы нигезендә, Чирмешәндәге күп квартиралы җиде йортта 10 миллион сумга капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла.

Торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе Мәсхүт Хөсәенов әйтүенчә, соңгы ике елда безнең район әлеге программада катнашмаган. Әмма агымдагы елда күп квартиралы өйләрдә 263 мең сумга ремонт эшләре башкарылган, ул әле дә дәвам итә. Әйтик, Татарстан урамындагы 5нче йортның түбәсе төзәтелгән. Төньяк урамындагы 2нче йортның һәм Техническая урамындагы 30нчы йортның җилләтү шахталары ремонтланган һәм торгызылган.
Совет урамында урнашкан йортларның күбесендә подъездларда штукатур-маляр һәм буяу эшләре башкарылган. Ике йортта (Татарстан урамы, 5 һәм Совет урамы, 49) салкын су белән тәэмин итү системасының торбаларын яңартканнар.
-Барлык күп квартиралы йортларның төтен юллары һәм вентиляция каналлары тикшерелде һәм чистартылды, - ди Мәсхүт Мәхмүт улы.- Җәйге чорда йортлар тирәсендәге чүп үләннәрен дә гел чабарга тырыштык. Шулай ук вак-төяк төзекләндерү эшләре башка күп квартиралы йортларда да башкарылды. Форсаттан файдаланып, беренче ярдәмчеләремә дисәм дә була, Исмәгыйль Зайцевка һәм Анатолий Мишкинга зур рәхмәтемне белдерәм. Шулай ук йорт буенча сайланып куелган җаваплы кешеләргә дә рәхмәтләремне җиткерәм. Бу юлы аеруча Резеда Галимованы һәм Миннегөл Исламованы билгеләп үтәсе килә.
Хәзерге вакытта электр энергиясен экономияләү максатыннан, күп квартиралы йортларның подъездларында стандарт яктырткычларны акустик яктырткычларга алмаштыру буенча эш башланган. Мәсәлән, Титов урамындагы 13нче, Төньяк урамындагы 2нче һәм Дзержинский урамындагы 39 "а" йортта аяк тавышларыннан кабынучы яктырткычлар урнаштырганнар.
Дзержинский урамындагы 39 "а" йортта капиталь ремонт бара. Биредә подъездларның стеналарын штукатурладылар, хәзер осталар бизәү эшләре белән шөгыльләнәләр.
-Бу йортта төзекләндерү эшләрен үткәрү өчен акча сорап район башлыгы Наил Зариповка мөрәҗәгать иткән идек. Ул безнең үтенечне кире какмады, ремонт эшләренә 200 мең сум акча бирелде,- ди идарә рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан