“Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” предприятиесе карамагына район үзәгендәге өч зур котельный һәм райондагы оешмаларның 83 котельные керә.
-Ягу сезоны вакытында башланып китте. Җаваплы кешеләр барлык объектларга да техник күзәтү үткәрде, - диде предприятие директоры Илдус Мөхәммәтгатин. – Эш барышында төзексезлекләр килеп чыккан очракта операторлар урыннарга барып хезмәт күрсәтә.
Элек район үзәгендәге барлык объектларга һәм күп фатирлы йортларга да җылылык котельныйлардан килә иде. Хәзер инде аларның барысының да диярлек үз җылылык казаннары бар. Район үзәгендәге өч зур котельный эшли, шуларның берсе район үзәк больницасын җылылык белән тәэмин итә. “Кәрвансарай” һәм район коммуналь челтәрләре җылылыкны Техническая урамындагы объектан ала. Быел үзәк котельный эшен дә модульле котельныйга тапшырганнар, аны җәй төзегәннәр. Ул 1 нче Чирмешән мәктәбенә, Чирмешән кадетлар мәктәбенә һәм интернатына җылылык бирә. Әлеге котельныйларга ике опрератор хезмәт күрсәтә.
Нет комментариев