Чирмешәндә реклама урнаштыру кагыйдәсен бозучыга штраф салганнар
Үткән атнада район башкарма комитетының административ комиссиясе Туймәт, Утыз Имән, Чирмешән авылларында булып, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган 12 гражданга карата беркетмә төзегән. Экологлар исә Чирмешәндә тиешсез алты урында түгелгән чүплеккә тап булганнар.
-Туймәт авылында ике гражданга карата беркетмә төзедек. Төзелеш эшләре күптән тәмамланса да, яннарында, урамда ком, таш калдыклары өелеп ята,...