Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә иң өлкән сайлаучы да участокка килеп тавыш бирде

Чирмешәнлеләр Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына сайлауларда да активлык белән аерылып торалар. Сайлау участокларына иртәдән үк халык агыла башлады. -Барлык участоклар да вакытында ачылды, - ди район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин. - Комиссияләр җылы, якты, телефонлы биналарда эшли. Кирәк булса, дежур автотранспорт билгеләнгән. Районда 14805 кеше сайлаучылар...

Чирмешәнлеләр Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына сайлауларда да активлык белән аерылып торалар. Сайлау участокларына иртәдән үк халык агыла башлады.


-Барлык участоклар да вакытында ачылды, - ди район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин. - Комиссияләр җылы, якты, телефонлы биналарда эшли. Кирәк булса, дежур автотранспорт билгеләнгән.

Районда 14805 кеше сайлаучылар исемлегендә, сайлау участоклары - 34. Барлыгы 250 яшь сайлаучы беренче тапкыр бюллетеньнәр ала.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә урнашкан участокта Саимә Әбдрәшитова иң беренчеләрдән булып бюллетеньнәр алды.

-Сайлауда катнашу - гражданлык бурычыбыз. Мин монда сайларга килдем,- ди ул, район үзәк больницасы врачы.

Биредәге участок районда иң зурысы - исемлектә 1224 сайлаучы теркәлгән. Алар - 19 урамда яшәүчеләр.

Чирмешәндәге Амур ягында, спорт мәктәбендә урнашкан сайлау участогына иртәнге бер сәгать эчендә үк ике йөзләп сайлаучы килде.

Районда иң өлкән сайлаучы Георгий Васильевич Гришанин да биредә тавыш бирде. Сугышның башыннан ахырына кадәр солдат киемен салмаган, инде 98 яшен тутырган ветеран, шөкер, аякта әле. Участокка киенеп-ясанып, иртән үк килгән якташыбызга истәлек бүләге дә тапшырдылар.

-Депутатларыбыз тынычлык, матур тормыш, халык өчен тырышсыннар, илебездә тынычлык хөкем сөрсен иде, - ди Георгий Васильевич.

Аның белән бергә диярлек Виктор Кандров та бюллетеньнәр алды. Аңа 18 яшь кенә. Чирмешәндәге техникум филиалында укый ул. Инде берничә ел казак формированиесендә әгъза. Сайлауга беренче генә тапкыр килүе икән. Казак киеме кигән.

-Бәйрәмнәргә, истәлекле чараларга гел шулай барам, - ди Виктор.

Участок сайлау комиссиясе аңа, гомумән, беренче генә тапкыр катнашучыларга истәлек бүләкләре дә әзерләгән.

Бүген Чирмешәндә ярминкә дә булды. Ул ике атнага бер тапкыр оештырыла һәм һәркайсына халык күп килә. Монысында быелгы уңыш: бәрәңге, кәбестә, бал, балык, үсентеләр, кием-салым, көндәлек кирәк-ярак, бозаулар, казлар, тагын әллә-нәрсәләр саттылар.

-Аллага шөкер, монда сайлап алырлык әйбер күп,- ди Чирмешәннән Госман Гыйрфанов. - Узган ярминкәдә алган колбаса бик тәмле булды, кирәк кешегә свежий кәбестә, бәрәңге дә саталар.

Ярминкәдә товар алып килүчеләр арасында Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Самара эшмәкәрләре дә шактый.

Кадыйр Гомәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined сайлвулар