Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә дә ЕГАИС системасы гамәлгә кертелә

Этил спиртын, алкоголь һәм спиртлы продукция җитештерү, сату, аларны куллануны чикләү буенча федераль закон гамәлгә керә. 2016 елның 1 январена кадәр бу өлкәдә яңа системаны өйрәнеп өлгерү сорала. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә әлеге яңалыкка җитди әзерләнергә кирәклеге әйтелде. Яңа ел бәйрәменә, озын каникулларга кадәр чорда республика...

Этил спиртын, алкоголь һәм спиртлы продукция җитештерү, сату, аларны куллануны чикләү буенча федераль закон гамәлгә керә. 2016 елның 1 январена кадәр бу өлкәдә яңа системаны өйрәнеп өлгерү сорала.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә әлеге яңалыкка җитди әзерләнергә кирәклеге әйтелде.
Яңа ел бәйрәменә, озын каникулларга кадәр чорда республика премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев билгеләп үткәнчә, муниципаль берәмлекләрдә конкрет чаралар күрелергә тиеш. Җиһазлар аласы, аларны урнаштырасы, көйлисе, ЕГАИС системасына тоташтырасы бар.
Зур кибетләргә, супермаркетларга яңача эшли башлау алай ук кыен булмас, әмма авылларда иң элек сатучыларны укытуга, аеруча зур игътибар бирү сорала. Ни дисәң дә, кибетләребездә эшләүчеләрнең күбесе олы яшьтә. Аннан соң, җиһазлар алуга акча да кирәк. Средстволар юклыкка сылтау урынсыз, законны үтәми булмый.
ЕГАИС системасын гамәлгә кертү - легаль булмаган алкоголь продукциясен таратуны чикләү өчен кирәкле чара. Алкоголь һәм спиртлы продукция җитештерү күләмен, сатып алуны, саклауны, китерүне һәм ваклап сатуны бердәм электрон система кулланып исәпкә алу бу өлкәдә ачыклыкны яхшыртырга, дәүләт контролен эффектлырак кулланырга ярдәм итәчәк.
Яңа системага күчеп эшләү алдыннан сәүдә нокталарында алкоголь продукциясе җитәрлек булачак, ниндидер ыгы-зыгы тумас. Шул ук вакытта аның бәясен күтәрүгә, өстәмә чыгымнарны сатып алучылар җилкәсенә салуга да юл куярга ярамый.
Әлеге яңалык турында халык арасында аңлату эшләре алып бару, мәгълүмат җиткерү дә мөһим. Киңәшмәдә шулай диделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ЕГАИС системасы