Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә чисталык рейдлары даими үткәрелә

Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия быел 83 беркетмә буенча гаеплеләргә тулаем 156 мең сум штраф салган. Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган райондашларыбызга карата мондый чара участок инспекторлары һәм экология буенча белгеч катнашында тикшерүләрдән соң кулланылган. Барлык торак пунктларда да диярлек рейдлар үткәрелгән, кайбер авылларда инде берничә тапкыр булырга өлгергәннәр. Соңгы атналарда...

Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия быел 83 беркетмә буенча гаеплеләргә тулаем 156 мең сум штраф салган.


Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган райондашларыбызга карата мондый чара участок инспекторлары һәм экология буенча белгеч катнашында тикшерүләрдән соң кулланылган.

Барлык торак пунктларда да диярлек рейдлар үткәрелгән, кайбер авылларда инде берничә тапкыр булырга өлгергәннәр. Соңгы атналарда комиссия Чирмешән һәм Ивашкино авылларына чыккан. Өй алдында, бакча кырыйларында үскән чүп үләннәренә битараф кешеләр белән еш очрашырга туры килә. Кисәтүләргә колак салмаучылар да бар. Шул ук вакытта яшеллеккә, аллы- гөлле чәчәкләргә күмелеп утыручы йортлар да шактый.

-Апрель аенда үткән рейд вакытында Ивашкинода төзекләндерү кагыйдәләрен бозган алты кешегә карата беркетмә төзегән идек,- ди административ комиссия секретаре Зөлфия Әхмәтҗанова.- Соңгы баруда, берничә ай эчендә, авылның нык чистаруын күрдек, бары ике йорт хуҗасына карата гына беркетмә төзедек.

Кайберәүләрнең йортлары янында күп еллар буена төзелеш материаллары җәелеп ята, ә бу урамнарны ямьсезли. Дөрес, төзелеш барганда материал сакламыйча булмый, бу очракта авыл җирлеге Советыннан төзелеш материаллары куеп торуга,билгеле вакытка, рөхсәт алырга кирәк. Рөхсәт булганда комиссия членнары да җәза бирми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined