Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә Бөек Җиңү көненә багышланган митингта дистәдән күбрәк сугыш ветераны катнашты

Бүген башыннан ук көн ямьле: иртүк кояш чыкты, җил тынды. Шау чәчәккә күмелгән шомырт, слива агачлары үзенә тартып тора. Яңгырдан соң чирәм дә нык өскә калыкты. Матур вакыт. Җиңү көне дә булгач, үзеннән-үзе күңел җилкенсенә. Чирмешән халкы 9 май көнне гадәттәгедән иртәрәк уянды. Күпчелек тамашаларны караса, кайберәүләр бәйрәмдә үзләре катнаша....

Бүген башыннан ук көн ямьле: иртүк кояш чыкты, җил тынды. Шау чәчәккә күмелгән шомырт, слива агачлары үзенә тартып тора. Яңгырдан соң чирәм дә нык өскә калыкты. Матур вакыт. Җиңү көне дә булгач, үзеннән-үзе күңел җилкенсенә.

Чирмешән халкы 9 май көнне гадәттәгедән иртәрәк уянды. Күпчелек тамашаларны караса, кайберәүләр бәйрәмдә үзләре катнаша.
Мәңгелек ут, Җиңү Паркы каршындагы мәйданга, митингка авыллардан килүчеләр дә бик күп, кунаклар да байтак. Гомумән, Җиңү бәйрәме бездә ел саен шулай, тантаналы шартларда уза.
Билгеле, бәйрәм көнне, аңа кадәр дә сугыш ветераннары адресына мактау, котлау сүзләре ирештерделәр, ил азатлыгы өчен һәлак булганнарны да искә төшерделәр.
- Ул куркыныч еллар бездән һаман ерагая бара. Бүген хөрмәтле ветераннарыбызны олылау - аларның хезмәте, кешелеклелеге, акылы, бәһасез тормыш һәм профессиональ тәҗрибәсе өчен тиеш рәхмәтнең бер өлеше генә, - диде Җиңү бәйрәмендә чыгыш ясаган район башлыгы Фердинат Дәүләтшин. - Җиңел булмаган сугыш михнәтләрен кичергән кешеләргә булышу һәрвакыт җирле властьнең олы эше. Аларның сәламәтлеген кайгырту, социаль проблемаларын чишү - дәүләт сәясәтенең даими игътибарында, безнең бурыч. Бүген россиялеләр тормышында изге дата, Җиңү көне илнең иң мөһим бәйрәме дип ышанып әйтә алабыз.
Митингка җыелган чирмешәнлеләрне, кунакларны Татарстан Хәрби комиссариатының район бүлеге җитәкчесе Дмитрий Палаткин, ветераннар Советы рәисе Габделбари Галиев, Чирмешән кадет мәктәп-интернаты укучысы Анатолий Тарабрин да бәйрәм белән котладылар. Казаннан килгән кунак - республика Министрлар Кабинетының дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Гәрәев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Җиңү көне белән тәбрикләүләрен ирештерде.
-Кичә Кармышка чакырдылар, бик матур бәйрәм оештырдылар, -ди якташыбыз, Советлар Союзы Герое Бари Габдрахмановның Аксубай районында яшәүче улы Рәшит абый. - Инде Чирмешәнгә килдем. Гомумән, чирмешәнлеләр, кармышлылар миңа бик игътибарлы, рәхмәт, бер зур мәҗлестән дә калдырмыйлар.
76 яшьлек Рәшит абый гомере буе Кармышны сагынып, юксынып, шунда кайтып төпләнергә хыялланып яши. Хәзер инде, олыгайгач, кунакка гына килә. 48 ел зоотехник булып эшләгән, орден-медальләр белән бүләкләнгән. Татарстанның атказанган зоотехнигы ул.
Бари Габдрахманов 1941дә үк сугышка китеп, 1944нче елда, 32 яшендә һәлак булган.
- Ул чакта мин яшь ярымлык бала килеш калганмын. Әни әтине гомере буе көтте, аңа тугры калды, тормышка чыкмады, - ди Рәшит абый. - Ул вафат инде. Ә без, Аллага шөкер, яшибез әле, кәҗә, умарталар тотабыз. Инде 34 ел "Жигули"да йөрим.
Мәскәүдәге кебек үк булмаса да, Чирмешәндәге парад 9 майда үтүче бәйрәмгә купшылык, дәрәҗә өсти. Быел да полиция, янгын-коткару хезмәте, Нурлат аграр техникумының район филиалы, мәктәпләр, лицей укучылары хәрби киемдә Совет урамы буйлап тигез сафларда матур атлап үттеләр. Репетицияләрдә нык тырышканнары күренеп тора.
Быел да Билгесез солдат, Азатлык сугышчысы һәйкәлләре түренә, Геройлар Аллеясына веноклар, гирляндалар, чәчәкләр салынды.
"Үлемсез полк" исемле Бөтенроссия акциясенә кушылып, райондашларыбыз Бөек Ватан сугышында катнашкан әтиләре, бабалары, туганнары, якыннарының зурайтылган фоторәсемнәрен кулларында күтәреп тордылар.
- Минем әбинең абыйсы - взвод командиры Вәлиәхмәт Беляев Украинада һәлак булган, ул Чумачкадан, - ди Чирмешән лицее укучысы Руслан Латыйпов. - Былтыргы кебек, кардәшемнең зурайтылган фоторәсемен быел да алып килдем. Без аны шулай искә төшерәбез.
Чирмешәндә бәйрәм митингы зур концерт белән тәмамланды.
Кичә Лашманда да зур чара уздырдылар, Бөек Ватан сугышы каһарманнары һәм Ленин бабай хөрмәтенә куелган һәйкәлләрне кабат ачтылар. Авыл мәдәният йорты каршындагы бу һәйкәл нык таушалган булган, аны ремонтлап, өр-яңа иткәннәр. (Лашмандагы әлеге тантана хакында тәфсилләбрәк язарбыз).
Башка авылларда да, мәҗлес оештырып, ветераннарның күңелләрен күрделәр. Шөкер, Бөек Ватан сугышында катнашкан 22 ветеран әле дә безнең арада, дистәдән күбесе бәйрәм чарасында да катнашты. Аларның һәммәсенә иң әүвәл саулык телибез.
Бәйрәмнән күбрәк фотолар сайтның "Фоторепортаж" бүлегендә - http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/9601-chirmesh%D3%99nd%D3%99-%D2%97i%D2%A3%D2%AF-paradyi.html
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined митинглар үтәчәк