Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә балалар врачы Акмал Әнвәровны бар да хөрмәт итә

Районда врач Сәетакмал Әнвәровны белмәгән кеше юктыр. Инде 20 елга якын ул безнең балаларны дәвалый. Таҗикстаннан күчеп килгән, үз эшен яратып башкаручы, сабыр, тыйнак, аралашучан Акмал Мәхмүт улы (халык аңа шулай әндәшә) райондашларыбызның олы ихтирамын яулады, монда бик күп дуслар тапты, ике кызы Чирмешәндә мәктәп тәмамлады, өченче кызлары туды. -Чирмешәнгә...

Районда врач Сәетакмал Әнвәровны белмәгән кеше юктыр. Инде 20 елга якын ул безнең балаларны дәвалый. Таҗикстаннан күчеп килгән, үз эшен яратып башкаручы, сабыр, тыйнак, аралашучан Акмал Мәхмүт улы (халык аңа шулай әндәшә) райондашларыбызның олы ихтирамын яулады, монда бик күп дуслар тапты, ике кызы Чирмешәндә мәктәп тәмамлады, өченче кызлары туды.


-Чирмешәнгә эшкә килгәнемә сентябрь аенда нәкъ 20 ел була. Китәргә җыенмыйбыз, пенсиягә чыкканчы монда эшләргә исәп, - диде сүз башында ук Акмал Әнвәров, киләчәккә планнары белән кызыксынгач.

Акмал Мәхмүт улы ишле гаиләдә алтынчы - төпчек бала булып туган. Врач һөнәрен сайларга олы абыйсы киңәш итә. Дүшәмбе медицина университетын тәмамлый Акмал. 90нчы еллар башында республикада башланган гражданнар сугышы мондагы тормышны тар -мар итә. Яшь белгечнең дә хезмәт хакы тиеннәргә кала. "Айлык эш хакына нибары бер килограмм ит алып була иде", - дип искә алды ул. Байтак кеше туган җирен ташлап, каядыр күчеп китәргә мәҗбүр була.

-Минем абый сезнең якташыгыз - Югары Чегодайда туып үскән врач Ренат Сөләйманов белән таныш була. Медицина институтын тәмамлагач, аны Таҗикстанга эшкә җибәрәләр, - ди Акмал Мәхмүт улы. - Сугыш башлангач, Татарстанга китә. Аны озатканда, ул миңа : "Акмал, мин монда 19 ел эшләдем, хәзер инде син безнең якка кайтып эшләргә тиеш", - дигән иде. Шаяртып кына әйткән иде кебек, әмма шулай булып чыкты да.

Бер ел Чирмешәндә эшләгәннән соң, яшь врач гаиләсен: хатыны Нигинаны һәм ике кызын: Нәсибә белән Нилуфарны Чирмешәнгә алып килә.

-Алар монда бакчага йөрделәр, мәктәпне тәмамладылар. Өченче кызыбыз - Наргиза инде Чирмешәндә туды, - ди Акмал Әнвәров. - Балаларыбыз русча да, татарча да яшы беләләр. Без өйдә төрле телләрдә сәйләшәбез. Үзара туган телебездә аралашабыз, кунаклар булса, рус теленә күчәбез, татарлар белән татарча да аңлашабыз. Елга бер тапкыр Таҗикстанга кайтабыз, туганнарның, әнинең хәлен белеп киләбез. Әниемә 89 яшь инде. Олы кызларыбыз Казанда югары уку йортларында укыйлар. Чирмешәнне сагынып торалар. Мин үзем дә шулай, биш ел саен безне укырга җибәрәләр, шунда да тизрәк Чирмешәнгә кайтасы килә. Башка районнарга да эшкә чакырдылар, ләкин моннан бер дә китәсем килми. Безгә кунакка килгән туганнарыбыз да Чирмешәнне ошатып китәләр. "Матур урында урнашкансыз",-диләр.

Безнең монда дусларыбыз бик күп, алар төрле яшьтә, төрле милләттән. Аралашып яшибез. Татар, таҗик бәйрәмнәрен бергә үткәрәбез. Әйтик, Нәүрүз бәйрәмен ел саен билгелибез. Дөрес, бу көнне генә әзерли торган "сумалак" ны пешергәнебез юк, ләкин пылау табында була. Гомумән, безнең пылау әзерләү ысулы бераз аерылып тора. Ел саен әби - бабайлар җыеп, Коръән укытабыз.

Күптән түгел "Минем яраткан балалар врачы" республика бәйгесе узды. Шунда комментарийларда чирмешәнлеләрнең минем хакта яхшы, җылы фикерләрен укыгач, күзләремә яшь килде. Хезмәтемне шулай югары бәяләгәнегез өчен мин бик рәхмәтле.

Сүз уңаеннан, Сәетакмал Әнвәров 22 апрель Казанда узачак Татарстан халыклары съездына безнең районнан делегат булып барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined