Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә 5 йортка капиталь ремонт ясала

Чирмешән авылында 2016 елгы капиталь ремонт программасына кертелгән йортларда планлаштырылган эшләрнең күп өлеше башкарылган да. -Биш йортка 2 миллион 300 мең сум акча бүленде, - ди Чирмешәннең торак милекчеләре ширкәте җитәкчесе Мәсхүт Хөсәенов. - Киләсе елга да шул кадәр акча биреләчәк, аңа Татарстан урамының 1нче һәм Совет урамының 3нче йортларында...

Чирмешән авылында 2016 елгы капиталь ремонт программасына кертелгән йортларда планлаштырылган эшләрнең күп өлеше башкарылган да.

-Биш йортка 2 миллион 300 мең сум акча бүленде, - ди Чирмешәннең торак милекчеләре ширкәте җитәкчесе Мәсхүт Хөсәенов. - Киләсе елга да шул кадәр акча биреләчәк, аңа Татарстан урамының 1нче һәм Совет урамының 3нче йортларында капиталь ремонт үткәрергә планлап торабыз.
Титов урамының 13нче йортында ремонт эшләре тулысынча тәмамланган. Татарстан урамының 3нче йортында подвалга һәм тамбурга ишекләр генә куясы калган. Техническая, 30да да эшнең күп өлеше башкарылган, ике подъездда эш беткән.
Ремонт барышында уңайсызлыклар да туарга мөмкин, тик вакытлыча кыенлыкларга түзәргә кирәк, ди ширкәт рәисе.
Якын көннәрдә Совет урамындагы 49нчы һәм 53нче йортларга да төзүчеләр киләчәк. 53нче йортта электр санагычы, су һәм канализация челтәрләре яңартылган да. Август ахырына бу йортларның да подъездларын матурлап бетерергә тиешләр. Йортларның отмосткалары да ремонтланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ремонт эшләре