Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Чирмешән“ ресторанында - “Могҗизалар кыры“

"Чирмешән" ресторанында оештырылган "Могҗизалар кыры" исемле бәйрәмдә Саша Кузнецовның бер генә дә тыныч утырасы килмәде. Музыка яңгыраган саен, ул апасы Татьянаны биергә чакырды. Иске Элмәледән килгән Сашага нибары 2 яшь тә 9 ай, әмма шул кыска гына гомер эчендә аның күзенә инде берничә операция ясаганнар. Югары Кармалкадан килгән Рәмил Шәриповның...

"Чирмешән" ресторанында оештырылган "Могҗизалар кыры" исемле бәйрәмдә Саша Кузнецовның бер генә дә тыныч утырасы килмәде. Музыка яңгыраган саен, ул апасы Татьянаны биергә чакырды.

Иске Элмәледән килгән Сашага нибары 2 яшь тә 9 ай, әмма шул кыска гына гомер эчендә аның күзенә инде берничә операция ясаганнар.
Югары Кармалкадан килгән Рәмил Шәриповның да, мөгаен, Саша кебек йөгереп кенә йөрисе киләдер. Кызганычка каршы, 15 яшьлек малай авыр хәрәкәтләнә, ләкин Рәмилнең йөзендәге шатлыгын күреп, аның чире турында бөтенләй онытасың.
-Баштан курчак театры карадык. Аннан соң безне монда чакырдылар. Миңа бу бәйрәм бик ошый,- ди Рәмил.
Балаларның күңелен ачарга дип, бәйрәмгә Клоун, Мәче һәм Тычкан да килгән. Алар бер кызганмый балаларга уңга-сулга бүләкләр тараттылар. Сабыйлар биергә дә чыктылар, уеннарда да актив катнаштылар.
Бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы Наил Зарипов та сәламләде, исәнлек, бәхет, хыялларының тормышка ашуын теләде.
Физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның гаиләләре өчен шундый зур чараны инвалидлар җәмгыятенең район оешмасы рәисе Илназ Газыймов оештырган.
-Планнарыбыз зурдан, - ди Илназ.- Киләчәктә инвалидлар декадасы кысаларында гына түгел, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән төрледән-төрле чаралар үткәрүне күздә тотабыз. Якын арада "Чын күңелдән" исеме астында концерт булачак. Анда Заһир Шаһбанның да чыгышы булыр дип көтелә. Спорт-сәламәтләндерү уеннары, шәһәрләргә экскурсияләргә бару, ярышлар, очрашулар - болар барысы да безнең планга кертелгән.
Шул ук көнне, алда язылганча, балаларга Казаннан килгән Курчак театры да үз спектакльләрен тәкъдим итте. Физик мөмкинлекләре чикле кызлар һәм малайлар аларны бушлай карадылар.
Бәйрәмнән фоторепортаж: http://www.nashcheremshan.ru/tt/photo/category/274--2014.html
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан