Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында өч айда 12 кешене эт тешләгән

Агымдагы елның узган өч аенда район үзәк больницасына этләрдән зыян күргән 12 кеше мөрәҗәгать иткән. Узган елны эт һәм мәчеләр тешләүнең 35 очрагы теркәлгән булган.

Хайваннар тешләгәндә кешегә котыру авыруы йоктырырга да мөмкин, шуңа күрә этләрдән, мәчеләрдән зыян күрүчеләргә котыру авыруына каршы вакцина ясала.

-Былтыр да, быел да район территориясендә котыру авыруы очраклары теркәлмәде, - ди район ветеринария берләшмәсенең баш эпизоотологы Рәфыйк Дәүләтшин. – Кешеләргә зыян салган хайваннар ветеринарлар күзәтүе астында торалар.

Нигездә, кешеләргә хуҗасыз этләр һөҗүм итә, алар күп очракта агрессив була. Сукбай этләр проблемасы ел саен район үзәгендә дә, авылларда да күзәтелә.

Район ветеринария берләшмәсе котыру чирен кисәтү буенча комплекслы эш алып бара.

-Агымдгы елның беренче кварталында гына да 126 эт юк ителде, - ди Рәфыйк Дәүләтшин. – Этләрдән арыну өчен узган елны безнең берләшмәгә махсус заказ буенча 150 доза препарат кайтарткан идек, быел да заказ бирдек. Котыру авыруын кисәтү максатыннан, шәхси йортларда йөреп тә, эт-мәчеләргә вакцина ясыйбыз. Кыргый җәнлекләр өчен дә вакциналар алып кайтып, урманнарга таратабыз.

Болардан тыш, район территориясендә хуҗасыз этләрне тоту белән, килешү нигезендә, ике эшмәкәр шөгыльләнә. Алар заявкалар нигезендә авылга баралар. Мәсәлән, былтыр Чирмешән авыл җирлеге территориясендә 61 хуҗасыз этне юк иткәннәр.

-Без соңгы елларда Нурлат эшмәкәре белән килешү төзибез, - ди Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова.- Узган елны ул авылда 17 этне юк итте. Быел әлегәе мәсьәлә буенча мөрәҗәгатьләр булмады.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән этләр