Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында төзүчеләргә эш булачак

Киләсе елда районда дистәләп объектта ремонт, үткәртеп кору эшләре башкару планлаштырыла. Әлеге биналарның кайберләре өчен акча бүлеп бирү мәсьәләсе дә хәл ителгән диярлек. Район җитәкчесе Наил Зарипов шушы көннәрдә үткәрелгән киңәшмәдә билгеләп үткәнчә, ул республика Президенты Рөстәм Миңнехановта булып, берничә бинада ремонт башкаруга фатиха алган, дөресрәге, моңа кирәк акча бүлеп...

Киләсе елда районда дистәләп объектта ремонт, үткәртеп кору эшләре башкару планлаштырыла. Әлеге биналарның кайберләре өчен акча бүлеп бирү мәсьәләсе дә хәл ителгән диярлек.


Район җитәкчесе Наил Зарипов шушы көннәрдә үткәрелгән киңәшмәдә билгеләп үткәнчә, ул республика Президенты Рөстәм Миңнехановта булып, берничә бинада ремонт башкаруга фатиха алган, дөресрәге, моңа кирәк акча бүлеп бирергә сорап язылган үтенеч хатларына кул куйдырган.

2014нче елда физкультура-савыктыру комплексында, спорт мәктәбендә, һөнәри училищеда, Чирмешәндәге җәмәгать мунчасында һәм тулай торакта, Күтәмә мәдәният йортында ремонт - үзгәртеп кору эшләрендә тулаем дистәләрчә миллион сум акча тотылачак. Әлегә кайбер объектларда тотылачак чыгымнарның бер өлешен нефтьчеләр күтәрәчәк. Район җитәкчесе Әмирдә һәм Девичья Полянада - мәктәпләр, Ульяновкада балалар бакчасы төзү буенча да республика җитәкчелегенең конкрет һәм зур ярдәменә өметләнә, бу объектларда эшкә тизрәк керешү мәшәкатьләре белән йөри.

Киләсе елда берничә мәктәпне (Иске Үтәмеш, Бәркәтә) капиталь ремонтлау, Казанкада һәм Иске Сережкинода күпфункцияле үзәкләр (клуб һәм ФАП бергә) төзү һәм башка объектларда миллионнарча сумлык эш башкару күздә тотыла. Ел барышында, республика булышлыгы белән авыл урамнарын яктырту буенча да күләмле хезмәт көтеп тора. Яшәүчедә яңа су челтәрләре булачак.

Наил Зариповны, билгеле, ул моны үзе дә ачыктан-ачык әйтә, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең мөшкел хәле нык борчый. 2013нче елда терлекләрдә туберкулез авыруына каршы, аны бетерү, кисәтү өчен, дистәләрчә миллион сумлык препаратлар алынган, бу юнәлештә конкрет чаралар күрелгән, әмма моның белән генә эш бетми, профилактик чаралар тагын кирәк. Оят бит, безнең район бүген көнгә нибары 6 тонна сөт тапшыра. Бәркәтәдә сыерларның көнлек сөт бирү күрсәткече уртача бер килограммнан да түбән.

Мөмкинлек - акча булса да, район башлыгы искәртеп узганча, бүген кайдандыр сатып алып асрауга кертү өчен биналар юк, аларда я туберкулезга каршы чаралар үтәлеп бетмәгән, яки элеккеге колхозларның (әйтик, Ивашкинода) терлекчелек биналарын кемгәдер һәм бик юнь бәягә сатып өлгергәннәр икән.

Яңа, яшь, югары продукт бирүчән маллар, аеруча сыерлар, бик кирәк. Әнә "Кади"га һәм Лашманга кайткан кайбер таналар, бозаулагач, көненә 20шәр, хәтта 40ар килограмм сөт бирә, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан төзелеш