Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында санитар чисталыкны комиссия тикшерә

Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия чисталык рейдларын туктатмый. Ел башыннан район үзәгендә карны тиешсез урынга өйгән өчен 6 шәхси һәм юридик затка карата беркетмә төзелеп, гаеплеләр җавапка тартылган. -Соңгы вакытта безгә канализация суларын урамга, бакчаларга агызучылар, карны көрәмичә, язгы кар суларын, ерып җибәрмичә, күршеләрнең торакларына, матди байлыкларына зыян салучы...

Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия чисталык рейдларын туктатмый. Ел башыннан район үзәгендә карны тиешсез урынга өйгән өчен 6 шәхси һәм юридик затка карата беркетмә төзелеп, гаеплеләр җавапка тартылган.


-Соңгы вакытта безгә канализация суларын урамга, бакчаларга агызучылар, карны көрәмичә, язгы кар суларын, ерып җибәрмичә, күршеләрнең торакларына, матди байлыкларына зыян салучы хуҗалар турында шикаятьләр керде, - ди административ комиссия секретаре Татьяна Якимова. -Болай бер-береңә зыян салу бер дә матур күренеш түгел, яшәү нормалары, кагыйдәләре бар бит. Халык бер-берсен хөрмәт итеп, аңлашып яшәсен иде. Ә инде мондый шикаятьләр кабатланса, чарасын күрербез. Экологлар "кулына" эләксәгез, алар да рәхмәт әйтмәс.

Үткән ел район буенча санитар-экологик чисталыкка кагылышлы 84 беркетмә төзелгән, гаеплеләргә 135 мең 500 сум штраф салынган, ирекле рәвештә һәм суд приставлары ярдәме белән дә аларны түләттереп бетергәннәр.

Көннәр җылыткач, кар астыннан байтак чүп-чар өскә чыга башлады. Һәркем үз йорт тирәсен, оешмалар үз территориясен, беркетелгән урамнарны чистартырга тиеш. Тик сау-сәламәт кешеләр үз капка төпләрендә үзләре тәртип салсын иде, кемнеңдер килеп җыештырганын көтмәсеннәр.

2017нче ел - Экология һәм табигый киңлекләр елы, шуңа күрә Татьяна Якимова әйтүенчә, чисталыкка игътибар тагын да артачак, рейдлар ешаячак. Комиссия членнары килеп беркетмә төзегәнне көтмик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined