Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында алкогольдән агуланып 2 кеше вафат булган

Быел, узган ун айда, районда алкогольдән агуланып ике кеше вафат булган. Ә республикада мондый 222 очрак мәгълүм. Октябрь аенда гына да эчү аркасында Татарстанда 36 кеше фани дөньядан киткән. Иң аянычы, агуланучылар арасында хәтта ике айлык бала да бар. Аңа әнисе, озаграк йокласын дип, сөткә алкоголь кушкалап эчергән, ди. Ишетеп...

Быел, узган ун айда, районда алкогольдән агуланып ике кеше вафат булган. Ә республикада мондый 222 очрак мәгълүм.

Октябрь аенда гына да эчү аркасында Татарстанда 36 кеше фани дөньядан киткән. Иң аянычы, агуланучылар арасында хәтта ике айлык бала да бар. Аңа әнисе, озаграк йокласын дип, сөткә алкоголь кушкалап эчергән, ди.
Ишетеп торабыз, законсыз "шикле" исерткеч сатып көн күрүчеләр әллә ни кимеми. Әнә күптән түгел район юлында полиция хезмәткәрләренең составында спирт булган 300 шешә эчемлек төягән автомашина тоткарлаулары хакында хәбәр иткән идек инде. 150 литр шикле контрафакт. Бу бит "кармакка"эләккәне" генә, ә тотылмаганнарын санасаң... Ул прдукциянең сыйфаты ниндидер бит әле.
-Статистика буенча, эчеп үлүчеләр арасында эшсезләр, пенсионерлар күп, бу социаль категория эчкечелеккә иң тиз бирелүчән төркем санала. Җан бирүчеләр алкогольне чамасыз күп кулланып, составында метанол, этанол спирт булган исерткечләр эчеп корбан булган, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Әһлиуллин.
"Идән астыннан" алкоголь белән кәсеп итүчеләр, аны законсыз җитештерүчеләр, сатучылар хакында "Халык контроле" порталына язып хәбәр итәргә мөмкин. Әлеге фактлар буенча тикшерү уздырылачак. Хәбәрнең дөреслеге расланса, мәгълүмат ирештерүчегә акча да түләүләре ихтимал. Дөрес, узган октябрь аенда безнең районнан бу уңайдан порталга зарланучылар булмаган.
-Районда алкоголь сатарга рөхсәте булган 65 сәүдә ноктасы эшли. Алардагы продукциянең ассортименты, исерткечләр сатканда закон үтәлеше даими тикшерелә. Октябрь аенда 12 шундый тикшерү үткәрдек, кагыйдәләр бозуга тап булмадык, - ди Марат Әһлиуллин. - Кибетләрдән аракы сату күләме, былтыргы белән чагыштырганда, артты. Безнең районда алкоголь Бәркәтәдә, Күтәмәдә, Туймәттә, Яңа Кади авыл җирлегендә, район үзәгендә иң күп сатыла.
Ноябрь уртасына районда алкоголь сатучы кибетләрнең 32 проценты гына ЕГАИС (Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына) тоташкан. Республика җитәкчелеге әлеге эшне тизләтү бурычын куя. Дөрес, безнең райондагы сәүдә нокталарының күбесе шушы ысул белән эшләр өчен җиһазлар алган-алуын. Аларны бары Интернетка тоташтыру, я көйләп җибәрү таләп ителә. ЕГАИС киләсе елдан бар җирдә дә гамәлгә керергә тиеш була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ЕГАИС системасы алкоголь продукциясен законсыз сату