Муниципаль район Советының чираттагы алтмыш дүртенче утырышында, ягъни узган чакырылыштагы соңгы җыелуларында депутатлар муниципаль район бюджетының керем һәм чыгым өлешләрен 18 миллион 56 мең 150 сумга арттырдылар. Әлеге акчалар - физик затлар салымы. Чыгымнар төрле эшләргә юнәлдерелә, шул исәптән Нурлат аграр техникумының район филиалы автодромын капиталь ремонтлауга - 802 мең...
Әлеге акчалар - физик затлар салымы. Чыгымнар төрле эшләргә юнәлдерелә, шул исәптән Нурлат аграр техникумының район филиалы автодромын капиталь ремонтлауга - 802 мең сум, Ивашкино авыл җирлегенә янгын сүндерү автомашинасын ремонтлауга - 165 мең, биотермик чокырларның тирәсен тотуга - 450 мең, маллар сую пунктын төзү өчен проект-смета документлары әзерләүгә - 320 мең, пассажирлар йөртү буенча чыгымнарны кайтаруга -190 мең 200 (Бәркәтә, Иске Котыш, Иске Үтәмеш, Лашман, Шешминка авыл җирлекләрендә), Чирмешәндә су челтәрләрен үзгәртеп коруга 600 мең сум казна акчасы зур ярдәм булачак. Мәдәният тармагына - учреждениеләр ремонтына, сәхнә костюмнары һәм җиһазлар алуга, яңа мәдәният объектлары тотуга тагын 815 мең сум биргәннәр. Мәгариф биналар һәм котельныйлар ремонлауга 2 миллион 412 мең сум акча алачак.Автор фотосы.
Нет комментариев