Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Быел БДИны Лашманда бирәчәкләр

Быел 11нче классны тәмамлаучылар бердәм дәүләт имтиханнарын Лашман урта мәктәбе базасында тапшырачак. 9нчы сыйныф укычылары Чирмешән лицеенда сыналачак. Яңа таләпләр буенча, БДИ тапшыру өчен районда ике пункт булырга тиеш. -Ике мәгариф учреждениясендә дә укучылар тикшерелеп кертеләчәк. Классларда видеокамералар урнаштырылачак,имтиханнар барышы видеотасмага язылачак, - ди мәгариф бүлеге начальнигының укыту эшләре буенча...

Быел 11нче классны тәмамлаучылар бердәм дәүләт имтиханнарын Лашман урта мәктәбе базасында тапшырачак. 9нчы сыйныф укычылары Чирмешән лицеенда сыналачак. Яңа таләпләр буенча, БДИ тапшыру өчен районда ике пункт булырга тиеш.

-Ике мәгариф учреждениясендә дә укучылар тикшерелеп кертеләчәк. Классларда видеокамералар урнаштырылачак,имтиханнар барышы видеотасмага язылачак, - ди мәгариф бүлеге начальнигының укыту эшләре буенча урынбасары Илдар Миргалимов.
Район мәгариф бүлеге белгечләре әйтүенчә, бердәм дәүләт имтиханнарын рус әдәбиятыннан иншаны яхшы билгеләргә язганнар гына тапшыра алачак. Сүз уңаеннан, декабрь аенда безнең районда әлеге иншаны язган 156 укучының 11се язма эштән тискәре билге алган. Алар аны февральдә кабат язачаклар. Тагын бер яңалык: математика буенча имтихан икегә бүленәчәк. Киләчәктә математика кирәк түгел дип санаучылар аның база өлешен генә, математика белән тирәннән кызыксынучылар профиль өлешен дә тапшырачаклар. Теләге булучылар ике өлешен дә тапшыра алалар.
Укучылар 1 февральгә кадәр имтихан бирәчәк фәннәрен күрсәтеп гариза язарга тиешләр. Якшәмбе көнне 11нчеләр сынау рәвешендә математикадан имтихан тотачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы лашман БДИ