Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәркәтәдә яшәүче бер ханым аракы сатып “эләккән”

Бәркәтә авылында 1973 елгы бер хатын-кыз өеннән законсыз рәвештә аракы саткан. Аны полиция хезмәткәрләре "эләктерә". Бу кеше "Белая береза" дигән ярты литрлы бер шешә аракыны 200 сумга "урнаштыра". Аңардан алынган бу исерткеч экспертизага җибәрелде. Закон бозучыга җәза шуның нәтиҗәләре буена биреләчәк, - ди Россия ЭЭМның "Чирмешән" бүлегенең участок инспекторы Нияз...

Бәркәтә авылында 1973 елгы бер хатын-кыз өеннән законсыз рәвештә аракы саткан. Аны полиция хезмәткәрләре "эләктерә".

Бу кеше "Белая береза" дигән ярты литрлы бер шешә аракыны 200 сумга "урнаштыра". Аңардан алынган бу исерткеч экспертизага җибәрелде. Закон бозучыга җәза шуның нәтиҗәләре буена биреләчәк, - ди Россия ЭЭМның "Чирмешән" бүлегенең участок инспекторы Нияз Ногманов. - Шушы рәвешле законсыз кәсеп итүченең хокук сакчылары кармагына беренче генә эләгүе түгел. Моның өчен ул берничә тапкыр штрафлата җаваплылыкка тартылган иде.

Сүз уңаеннан, алкоголь сату буенча законсыз эш итүчеләр хакында компьютердан, интернет аша дәүләт хезмәтләре порталының "Халык контроле" бүлегенә зарланырга мөмкин. Факт расланса, хәбәр бирүчегә акча түләү дә каралган.

Безнең сайтта укыгыз:

4 яшьлек Арслан Сибгатуллин Максим Галкинны сүзсез калдырды (видео)

http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17566

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined сатып “эләккән” бер ханым аракы Бәркәтәдә яшәүче