Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүләккә – аерым бүлмә

Шушы көннәрдә генә өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яңа гаилә барлыкка килде - 71 яшьлек Илдус Хәбибуллин 73 яшьлек Валентина Неклюдова белән никахларын рәсмиләштерделәр. Район ЗАГС бүлегехезмәткәрләренең өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына беренче генә килүләре түгел. Монда инде алар дүртенче тапкыр никах теркиләр. Бүгенге парлар бер ай элек гариза биргән булганнар. Кайберәүләр...

Шушы көннәрдә генә өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яңа гаилә барлыкка килде - 71 яшьлек Илдус Хәбибуллин 73 яшьлек Валентина Неклюдова белән никахларын рәсмиләштерделәр.

Район ЗАГС бүлегехезмәткәрләренең өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына беренче генә килүләре түгел. Монда инде алар дүртенче тапкыр никах теркиләр.
Бүгенге парлар бер ай элек гариза биргән булганнар. Кайберәүләр "бәлки әле кире уйларлар", дип тә йөргәннәр. Әмма Илдус абый белән Валентина апа карарларын үзгәртмиләр, өйләнешергә булалар. Алар законлы рәвештә язылыштылар, бер-берсенең бармакларына балдаклар кидерттеләр. Никахларын теркәү турында таныклык та тапшырганнар.
"Яшьләрне" биредә яшәүче иптәшләре, хезмәт күрсәтүчеләр дә чын күңелдән котладылар. Бүләк тә тапшырдылар. Сюрприз да әзерләгәннәр: яңа гаиләгә аерым бүлмә бирелә.
Йорт-интернатта 2005нче елда кавышкан Николай Кузьмин һәм Мария Туймеева әле дә монда бергә, тату, аерым бүлмәдә яшиләр.
- Кеше арасында яшәсәк тә, сөйләшергә, аралашырга, терәк булырдай бер кеше кирәк,- ди Илдус абый. - Валентина белән без уртак тел таптык. Ул чуваш кешесе булса да, татар телен белә. Без аның белән татарча сөйләшәбез.
Алар икесе дә Әлмәт районыннан. Кайчандыр гаиләләре дә булган, балалар да үстергәннәр. Бервакыт икесе дә бер үк оешмада хезмәт куйганнар. Бер-берсен күптән беләләр. Өлкәннәр йорт-интернатына бер ел аерма белән киләләр. Валентина Яковлевна кайчандыр бергә эшләгән хезмәттәшен танып ала, Илдус абыйга үзе беренче дәшә. Еш кына бергә утырып, үткәннәрне искә алалар.
Илдус абыйның бер улы авариягә эләгеп, вафат була. Икенчесе бүген сау-сәламәт, Себер якларында яши. Әмма әтисенең язмышы белән бер дә кызыксынмый.
- Аңардан инде дүрт ел бер хәбәр дә юк, ул минем кайда икәнлегемне дә белми,- дип авыр сулап куйды Илдус абый.
Валя апаның да балалары бар. Ләкин картайган көнендә ул да караучысыз кала.
Олы яшьтәге ялгыз кешеләрнең гаилә корып яшәргә теләүләренең сере, мөгаен, ялгызлык ачысын бүлешүдәдер...
Ә бүген өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында кечкенә генә туй. Яңа туган гаилә хөрмәтенә бәйрәм табыны да әзерләгәннәр.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined гаилә