Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бер чирмешәнле кукуруз урлаган өчен җавап бирәчәк

01 Үткән атнада Чирмешәндәге 135нче янгын частена һәм Күтәмәдәге аерым ПСЧ-73 постына ут бәла-казалары хакында хәбәрләр булмаган. 02 Район полиция бүлекчәсендә 19 февральдән 25енә кадәр30 хәбәр кабул ителгән. Полиция участок уполномоченныйлары һәм башка хезмәтләр 9 административ беркетмә төзегәннәр. Район юлларында 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән: берсендә имгәнүче бар, икенчесе - матди...

01 Үткән атнада Чирмешәндәге 135нче янгын частена һәм Күтәмәдәге аерым ПСЧ-73 постына ут бәла-казалары хакында хәбәрләр булмаган.

02 Район полиция бүлекчәсендә 19 февральдән 25енә кадәр30 хәбәр кабул ителгән.

Полиция участок уполномоченныйлары һәм башка хезмәтләр 9 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән: берсендә имгәнүче бар, икенчесе - матди зыян белән генә. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 106 очрагын ачыклаганнар, берәү автотранспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

"БИО АГРО" җәмгыятенең Иске Үтәмеш авылы янындагы кырыннан 830 килограмм кукуруз урлаган гражданин О.га карата җинаять эше кузгатканнар.

Андреевкадан ике кешегә, авылның иске клубы бинасыннан электр миче һәм электр үткәргечләр урлап, 20 мең сумлык матди зыян салган өчен, җавап бирергә туры киләчәк.

Билгесез кешеләр "СК-Премьер-сити" җәмгыятенең Түбән Чегодай һәм Югары Чегодай авыллары арасында урнаштырылган вагонындагы төзелеш эш коралларына кызыкканнар. Матди зыян күләме ачыклана.

03 Узган өч көн ялларда ашыгыч медицина ярдәмендә 35 чакырту теркәлгән. Әлеге хезмәт фельдшерлары хәбәр итүенчә, күпчелек чакыртулар - хроник авырулар янына, 6 кеше көнкүрештә имгәнү алып, 10 кеше ОРВИ белән чирләп мөрәҗәгать иткән.

04 Газ хезмәте слесарьлары газ исе чыгу, газ плитәләрен, мичләрен төзәтү белән бәйле 38 заявка үтәгәннәр.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined җавап бирәчәк өчен кеше һәм закон кукуруз урлаган