Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бабайлар да чүлмәк ватты

Бер яшьлектә, бер картлыкта, дигәндәй, бүген 73 яшьлек ветеран Солтан абзый Хәлиуллин да гер күтәрде. 16 килолы тимер коелмасын бер кул белән 30 тапкыр һавага чөйде. Димәк, аңарда дәрман бар әле. Ураза гаетеннән соң Чирмешәндә уздырылган мөселман Сабан туенда башка кайбер бабайлар да бәйгеләрдә көчләрен күрсәтә алдылар. Билгеле, имамнардан яшьрәкләре...

Бер яшьлектә, бер картлыкта, дигәндәй, бүген 73 яшьлек ветеран Солтан абзый Хәлиуллин да гер күтәрде. 16 килолы тимер коелмасын бер кул белән 30 тапкыр һавага чөйде. Димәк, аңарда дәрман бар әле.

Ураза гаетеннән соң Чирмешәндә уздырылган мөселман Сабан туенда башка кайбер бабайлар да бәйгеләрдә көчләрен күрсәтә алдылар. Билгеле, имамнардан яшьрәкләре җитезрәк, төзрәк. Чирмешәннән Хәбир хәзрәт Ханов җәядән ук атты, Югары Чегодайдан мәчет мәзине Илдус Мөхәммәтшин чүлмәкне оста ватты. Аркан тартышуда Кара Чишмә мәхәләсенең алыптай ирләре беренче булды.
Стадион мәйданында йөгерү ярышларында иң яшь катнашучы - 5 яшьлек Ильяс Сабитовка да бүләк бирделәр. Дөрес, ул финишка озаграк килде, ә менә малайлар арасында Чирмешәннән мәктәп укучысы Виктор Максимовны, ә яшүсмерләрдән лашманлы, физик культура һәм спорт академиясе студенты Айнур Сәлаховны уза алмадылар.
Кемдер көч кирәк бәйгеләрдә танылса, икенчеләр Коръән укучылар арасында осталыгын, гыйлеме бай булуны раслады. Балалардан, малайлар арасында - Керкәледән Илсур Таһиров һәм Кара Чишмәдән Рәзил Вәлиев, ә кызлардан Илүзә Мөхәммәтшина (Югары Чегодай) - Коръән сүрәләрен, аятьләрне, догаларны иң яхшы укучылар.
Сабантуйда башка бик күп уеннар да оештырылды, көрәш тә булды тәннәр язылды, җаныбыз ял итте.
Мәйданнан читтәрәк кием-салым, азык-төлек, дини китаплар саттылар. Көннең аяз, җиләс булуы да бу бәйрәмгә Аллаһы тәгаләнең бер бүләгедер.
Районда инде икенче ел рәттән үткәрелгән бу бәйрәмдә чама белән меңнән артык кеше катнашты. Кунак булып килгән әбиләр һәм бабайлар, яшьрәк буын вәкилләре, мөселман кардәшләр, башка диннәр, башка милләтләр халкын да баллап кайнар чәй, коймак, пылау белән сыйладылар.
- Бәйрәм бәйгеләрендә катнашучыларга бүләкләр алу, сыйлы табыннар көйләү өчен, Аллаһының рәхмәте яусын, барча мәчетләр дә булышты, - ди районыбыз мөхтәсибе Минсәгыйр Миншин.
Бу чарада катнашучыларны, район җитәкчелеге исеменнән, район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов та сәламләде. Дингә тартылу, иманлы, шәфкатьле, тәрбияле булу кирәклеге хакында вәгазь дә сөйләделәр. Билгеле, гел Аллаһыны олылап яшәргә тиешбез.
Быелгы ураза вакытында да бик күп мөселман кардәшләребез, Алаһыны зурлап, аңа якынаеп, мәчетләргә йөрделәр, намаз, Коръән укыдылар, вәгазь тыңладылар. Изге ай дәвамында һәр көнне ифтар ашлары әзерләнде, мохтаҗларга ярдәм күрсәтелде. Гает көнне республикада ял көне иттеләр.
- Аллага шөкер, ашарга-эчәргә бар, тормыш рәхәт хәзер,- ди Сабан туена Тукай поселогыннан килгән Сәлихҗан абзый Нурмөхәммәтов. - Әле стадионга бер дә килгәнем юк иде, Ходай язгач, аны да күрдем, элеккеге бик күп танышларымны очраттым. Күңел булды.
Төштән соң башланып, кич белән генә тәмамланган бәйрәмнән бик күпләр канәгать калып, оештыручыларга рәхмәт әйтеп, өйләренә таралыштылар.
Бәйрәм мизгелләрен фотогалереяда да карый аласыз.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Дин һәм тормыш