Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Авырлыклар онытыла ул

Ивашкино мәктәбен ремонтлауда бөтен авыл халкы катнашкан диярлек. Аны ачу тантанасына да яше-карты - йөзләгән кеше килде. Бәйрәмгә район җитәкчеләрен һәм төзүчеләрне дә чакырганнар. Тантананың төзүчеләр көненәрәк туры килүен әйт әле син! Билгеле, төп мактаулар, теләкләр аларга булды. - Халык белән уртак тел таптык, алар булышмаса өлгерми дә идек,- ди...

Ивашкино мәктәбен ремонтлауда бөтен авыл халкы катнашкан диярлек. Аны ачу тантанасына да яше-карты - йөзләгән кеше килде. Бәйрәмгә район җитәкчеләрен һәм төзүчеләрне дә чакырганнар.

Тантананың төзүчеләр көненәрәк туры килүен әйт әле син! Билгеле, төп мактаулар, теләкләр аларга булды.
- Халык белән уртак тел таптык, алар булышмаса өлгерми дә идек,- ди Яңа Чишмәнең төзелеш оешмасы җитәкчесе Хәлим Билданов. - Сезгә вакытлыча кыенлыклар да тудырдык инде, кичерегез.
Хәер, һәр авырлык бер онытыла инде, бигрәк тә мондый чакта. Әти-әниләр, укытучылар, төзүчеләр, район җитәкчеләре бергәләп тырышкач, бинаның эчке ягын аеруча нык матурлаганнар. Бар да яңарган, чистарган. Яңа тәрәзәләр, идән һәм ишекләр бинага ямь биреп тора. Балалар-укучылар аеруча санитар узеллар-җылы бәдрәфләр өчен сөенер. Вак мәсьәләме, юк, бәдрәфкә тышкы якка йөрү җайсыз. Әнә хәтта республика Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрдә шундый санузеллар ясауны үзе контрольдә тота.
- Хәзер балаларга укырга да укырга гына - бөтен шартлар бар. Аптырамасыннар дип, өйгә дә компьютер, ноутбук та алдык. Мәктәпне ремонтлаганда үзем дә килеп булыштым, - ди пенсионерка Зоя Пикушева. - Беләсезме, быел өч оныгыбыз да уку елы башланганны көтеп бетерә алмыйлар, тизрәк яңартылган кабинетларга-классларга килергә ашыгалар.
Ивашкино мәктәбен кабат ачу бәйрәменә колхозның элеккеге рәисе Николай Трофимов та ашкынып килгән. Килергә хокукы бар, бинаны ул төзеткән.
- Барын да бергәләп эшләдек, башкара алганны кул көче белән җиңдердек, ул чакта да халык нык булышты,- ди ул. - Аны ачкан 1980нче ел һаман хәтердә.
Киләсе елда Иске Үтәмеш һәм Бәркәтә мәктәпләрен дә капиталь ремонтларга җыеналар, шуңа кирәк документлар әзерлиләр.
Ал лента кисеп, яңартылган бина эченә кергәч барын да тотып, капшап карадык. Шәп килеп чыккан ремонт, республика һәм район бюджетларыннан бирелгән 11 миллион сум акча максатчан кулланылган. Әле бит шул суммага уку мастерскоен да рәткә китерәләр, котельныйның түбәсен алыштырганнар, инде стенасын тышлыйлар.
Бүген, алда язылганча, төзүчеләрне еш мактадылар, күбесенә бүләкләр бирделәр. Быел 125 укучы белем алачак Ивашкино мәктәбендә ел ахырына кадәр тагын бер сөенеч көтелә - монда 1 миллион сум чамасы бәягә яңа җиһазлар кайтырга тиеш.
Янәшәдәге балалар бакчасын яхшылап ремонтлау турында да сүз бара. Анысы да үз вакыты белән эшләнер. Әнә, планлый-планлый, быел районда иллеләп урында төзелеш, ремонт бара.
Шатлыклы күз яшьләре
Яңа Элмәле мәктәбендә 32 ел буе директор булган, бүген пенсионер Анатолий Митюков ремонттан соң, мәктәпне ачу тантанасында, күңеле тулып, елап ук җибәрде.
Элеккеге директорның үзгәрешләргә ихлас шатлануы, 1985нче елда үзе төзеткән белем йортына дәшүләре, чыгыш ясарга тәкъдим итүләре - аңа хөрмәт билгесе. Күз яшьләрен ничек тыясың?!
9 класс укучысы Алена Мельникова бинаның яңаруын кыска гына "Круто! Искиткеч!" - дип бәяләде. Башкалар кебек, ул да төзүчеләргә булышка килгән, ремонтта катнашкан икән.
Мансур Бәдретдинов җитәкләүче төзелеш оешмасы әле хәзер дә кайбер вак-төяк эшләрне төгәлләү белән мәшгуль. Эшләнгәне күбрәк. Бинаның эчендә, аслык ясап, өр-яңадан матур плитәләр җәйгәннәр, ишекләр куйганнар, барын да агартканнар, буяганнар, су, җылылык, канализация челтәрләрен алыштырганнар. Керү юлында яңа брусчаткага басып узасың. Яңа Элмәле мәктәбендә дә әллә ничә урында, ике катта да, бәдрәфләр ясалган. Нәниләр өчен зур яңалык - хәзер балалар бакчасы мәктәп бинасында ук урнашкан, урынын алыштырган. Аңа аерым ишектән кереп була. Төзүчеләр бакчаны да гөлбакча иткәннәр.
Яңа Элмәле мәктәбен республика программасы буенча капиталь ремонтлауга 10 миллион сум чамасы акча тотылган. Моннан тыш яңа җиһазлар алуга да средстволар табылыр төсле.
- Моның кадәр үзгәрешкә башта үзем дә ышанмаган идем,- ди мәктәп директоры Вячеслав Мельников, төзүчеләргә, район җитәкчеләренә рәхмәтен ирештереп. - Балалар бу кайгыртучанлыкка яхшы укып җавап бирерләр дип өметләнәбез.
- Ремонтлагач, ничектер коридор да киңәеп киткән төсле,- ди Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Иван Захаров. Аннары ул бу объектта иң тырышып эшләгән осталарга бүләкләр тапшырды.
1 сентябрьдә Яңа Элмәле мәктәбенә 65 малай һәм кыз укырга килер дип көтелә. Даһи юлбашчы Ленин бабай да укырга кушкан. Безнең ничек эшләвебезне ул һаман "күзәтеп тора" - төзелеш барышында Владимир Ильичның мәктәп каршындагы бюстын да бик матур иткәннәр, аслыгын яңартканнар.
... Ивашкинода һәм Яңа Элмәледә дә бәйрәм барышында күмәкләшеп фотога төшүләр еш булды. Барын да тарихта калдырасылары килде. Кайбер фотоларны республика Президентына да җибәрмәкчеләр. Күрсен бездә нинди яңалыклар булуын, балаларны ничек кайгыртуларын.
Бәйрәм мизгелләрен фотогалереяда да карый аласыз.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined төзелеш