Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ашлыкка урын бар

Урак барышында Чирмешән ашлык кабул итү предприятиесе тәүлек дәвамында эшли. - Яңа уңышны кабул итә башладык та, - ди оешма директоры Айдар Харисов. - "Үтәмеш", "Алга", "Лашман АГРО", "Моляков В.А." хуҗалыкларыннан арыш килде.Беренче уңыш начар түгел, чиста. Бүген складларда 1096 тонна яңа уңыш бөртеге урын алды. Предприятиедә өч киптерү агрегаты...

Урак барышында Чирмешән ашлык кабул итү предприятиесе тәүлек дәвамында эшли.

- Яңа уңышны кабул итә башладык та, - ди оешма директоры Айдар Харисов. - "Үтәмеш", "Алга", "Лашман АГРО", "Моляков В.А." хуҗалыкларыннан арыш килде.Беренче уңыш начар түгел, чиста. Бүген складларда 1096 тонна яңа уңыш бөртеге урын алды.
Предприятиедә өч киптерү агрегаты да эшкә әзер. Әлегә аның берсен генә кабызганнар. Монда тугыз склад бар, аларда 28 мең тонна ашлык урнаштырып була.
Аларны ремонтлаганнар, агартканнар, дезинфекцияләгәннәр. Техника һәм кадрлар белән дә проблема юк. Урак вакытында 50гә якын кеше хезмәт куя.
Предприятиедә ун берәмлек техника бар, шул исәптән, сигез КамАЗ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined авыл хуҗалыгы