Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алар бәхет серен беләләр

Лашман авылында яшәүче Хәниф һәм Миңнегөл Гыйматдиновларның никахка кергән көннән бирле 60 ел гомер үтеп тә киткән. - Хәниф абыең миңа беренче хатын Морзе азбукасы белән язып җибәргән иде,- дип елмаеп, искә алды, узганнарны Миңнегөл апа. - Ул армиядә радист булган. ...Хәниф абыйны 1944нче елны армиягә алалар. Ерак Көнчыгышта хезмәт...

Лашман авылында яшәүче Хәниф һәм Миңнегөл Гыйматдиновларның никахка кергән көннән бирле 60 ел гомер үтеп тә киткән.


- Хәниф абыең миңа беренче хатын Морзе азбукасы белән язып җибәргән иде,- дип елмаеп, искә алды, узганнарны Миңнегөл апа. - Ул армиядә радист булган.

...Хәниф абыйны 1944нче елны армиягә алалар. Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Аңа японнар белән хәрби бәрелешләрдә дә катнашырга туры килә.

Якташыбыз җиде ел хезмәт итеп, туган авылына кайта һәм лаеклы ялга чыкканчы райпо кибетендә сатучы булып эшли.

- Миңнегөлне Чирмешәннән машина арбасында бергә утырып кайтканда күреп алдым, - ди Хәниф абый. - Күз төште бит моңа. Читтән килгән кызга озак сүз каталмыйча йөрдем. Аннан соң инде тәвәккәлләп хат яздым.

Ютазы кызы Миңнегөлне Бөгелмә педагогика училищесын тәмамлагач, Лашман мәктәбенә эшкә җибәрәләр. 35 ел ул биредә балаларга белем бирә.

1953нче елның 27 маенда яшьләр кавышалар. Яшь килен төшкән җирендә "таш була".

- Мин бу йортка килгәндә кайната, кайнана, иремнең энесе, сеңелесе бар иде,- ди әңгәмәдәшем. - Кеп-кечкенә өйдә бергә яши башладык. Дүрт балабыз: өч малай, бер кыз туды. 1968нче елны яңа өй өлгерттек. Әти-әни балаларны тәрбияләп үстерешергә ярдәм иттеләр. 27 ел бергә гомер иттек. Бер тавыш чыкмады. Әле үз әнием авырый башлагач, аны да монда алып килдек. Әти-әниләрнең хәер-фатыйхасын алып, соңгы юлга да озаттык.

- Шулай озак еллар бергә тату гомер итүнең берәр сере бармы? - дим Гыйматдиновларга.

- Йортта, мин баш, дип кенә торсаң, булмый ул, балам,- ди Хәниф абый. - Бер-береңне аңлашып, бер-береңә яраклашып, юл бирә белеп яшәргә кирәк.

Аннан соң инде Миңнегөл апаң бик сабыр булды.

Сүз уңаеннан, нәкъ 22 июнь көнне Бөек Ватан сугышы ветераны Хәниф абыйга 86 яшь тулачак.

Алтмыш ел иңне-иңгә куеп яшәгән Гыйматдиновларны Лашман авыл җирлеге Советы, ЗАГС та котлады, бүләкләр китерделәр. Билгеле, балалары да әти-әниләренең мондый көнгә килеп җитүләренә бик шат.

- Мин бит бу язмышны үзем сайлап алдым, шуңа буйсынып яшәдем. Ирем дә яхшы булды. Тырнагы белән дә чиртмәде. Аллага шөкер, бер-беребезне хөрмәт итеп, матур яшәдек,- дип кушылды Хәниф абыйның сүзләренә Миңнегөл апа да.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лашман авылында яшәүче Хәниф һәм Миңнегөл Гыйматдиновлар 60 ел гомер