Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Юнь аракыга кызыкмагыз

Полиция хезмәткәрләре октябрь-ноябрь айларында гына да районда законсыз аракы сатуның алты очрагын ачыклаган. Ә ел башыннан 21 факт мәгълүм булган. Үткән елның шул чорында суррогат аракы сатучы 15 кеше тоткарланган. - Законсыз рәвештә алкоголь продукциясе сатучылар Чирмешән, Кара Чишмә, Якты Тау, Утыз Имән, Иске Үтәмеш, Түбән Кәминкә авылларында шактый күп,...

Полиция хезмәткәрләре октябрь-ноябрь айларында гына да районда законсыз аракы сатуның алты очрагын ачыклаган. Ә ел башыннан 21 факт мәгълүм булган. Үткән елның шул чорында суррогат аракы сатучы 15 кеше тоткарланган.


- Законсыз рәвештә алкоголь продукциясе сатучылар Чирмешән, Кара Чишмә, Якты Тау, Утыз Имән, Иске Үтәмеш, Түбән Кәминкә авылларында шактый күп, - ди Россия ЭММ "Чирмешән" муниципальара бүлеге оперуполномоченные Илнар Җиһаншин. - Андыйларга карата законнар барыбер йомшак. Өйләрендә булган суррогат аракы конфискацияләнә һәм штраф салына. Шуннан соң да кайберәүләре бу эшләрен дәвам итә.
"Астан" аракы сатучыларның кырын эшләре кабат ачыклану очраклары да бар. Акциз маркасыз спиртлы эчемлек сатучы карачишмәле З.га карата апрель аенда гына административ эш кузгатылган булган, тик бу аңа сабак бирмәгән. Ул төшемле сәүдәдән баш тартырга теләми. З.ны ноябрь аенда спиртлы эчемлек сатканда кабат тоткарлыйлар.
Сәүдә нокталарыннан да акциз маркасыз спиртлы эчемлек сату очраклары ачыкланган.

Спиртлы эчемлекләр белән агуланучылар да очрап тора, аның үлемгә китергән очраклары да бар. Агулануның төп сәбәбе - законсыз рәвештә сатылучы алкогольле эчемлекләрнең составында этанол спирты булу, диләр белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Законсыз рәвештә алкоголь продукциясе сатучылар