Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Югары Кармалкада яшәүче бер хатын-кыз швабра белән "коралланган"

15 – 20 июльдә район полиция бүлекчәсендә 34 хәбәр кабул ителгән.

01 21 июль көнне иртәнге сәгать өчләр тирәсендә Иске Элмәле авылындагы бер йортта янгын чыга. 135 нче Чирмешән янгын сүндерү частеннан белешүебезчә, ут чыгуның сәбәбе – электр чыбыкларының кыска ялганышы. Узган атнада янгын – коткару хезмәткәрләре ике тапкыр юл-транспорт һәлакәте урынына чыгалар: беренче очракта авариядә кеше гомере өзелгән, икенчесендә бер кеше тән җәрәхәтләре алган.

02 15 – 20 июльдә район полиция бүлекчәсендә 34 хәбәр кабул ителгән.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре 7 административ беркетмә төзегәннәр.

Юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның 65 очрагы ачыкланган, бер машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Шешминка авылы тирәсендә кыргый киндер үсүче мәйдан ачыкланган. Аны юк итү турында карар төзегәннәр.

Югары Кармалка авылында яшәүче хатын-кызга карата, Бәркәтә авылында яшәүче бер хатын-кызга, талашып, тән җәрәхәтләре китергән өчен, җинаять эше кузгатылган. “Корал” урынына ул швабра сабын кулланган.

Чирмешәндә законсыз рәвештә спиртлы продукция сатучыны тоткарлаганнар.

03 Узган шимбә һәм якшәмбедә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә 27 чакырту теркәлгән. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, күпчелек чакыртулар йөрәк, кан басымы чирләреннән интегүчеләр янына булган. Көнкүрештә җәрәхәт алучыларга да ярдәм иткәннәр.

04 Газ хезмәте слесарьлары узган атнада 37 заявка үтәгәннәр. Алар барысы да газ исе килү, җиһазларны көйләү һәм төзәтү белән бәйле.

фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев