Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Яшүсмерләр- хокук сагында

Яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү отрядлары конкурсының район турында Чирмешән кадет интернат- мәктәбе командасы беренче булды. Район мәктәпләрендә эшләп килүче 21 отряд составында 200дән артык укучы бар. Шуларның 11се командаларга тупланып (Туймәт, Иске Элмәле, икенче санлы Чирмешән мәктәбе, Әккәрәй, Ивашкино, Утыз Имән, кадет интернат- мәктәбе, Иске Кади, Күтәмә, Лашман мәктәпләре,...

Яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү отрядлары конкурсының район турында Чирмешән кадет интернат- мәктәбе командасы беренче булды.


Район мәктәпләрендә эшләп килүче 21 отряд составында 200дән артык укучы бар. Шуларның 11се командаларга тупланып (Туймәт, Иске Элмәле, икенче санлы Чирмешән мәктәбе, Әккәрәй, Ивашкино, Утыз Имән, кадет интернат- мәктәбе, Иске Кади, Күтәмә, Лашман мәктәпләре, Чирмешән лицее) яшьләрнең ял итү үзәгендә көч сынаштылар.

Конкурсның район турында һәр отряд видеоматериаллар, интервью, җыр ярдәмендә үзләренең эшчәнлеген сурәтләде, социаль проектларын яклады. Интеллектуаль конкурста 2013 елның истәлекле даталарына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр һәм хокук белеме нигезләре буенча белемнәрен күрсәттеләр.

-Хокук бозуларны кисәтү отрядлары арасында мондый конкурс бишенче тапкыр үткәрелә. Катнашучыларның елдан- ел активлашулары, һәр эшкә иҗади якын килүләре, сәхнәдә үзләрен иркен тотулары чыгышларында да ачык чагыла,- ди мәгълүмати- методик үзәк методисты Халисә Мотаһирова.

Конкурсның дүрт этабына да йомгак ясаганнан соң, жюри әгъзалары беренчелекне кадет интернат- мәктәбенә бирде. Лашман мәктәбе- икенче, Әккәрәй һәм Утыз Имән мәктәпләре өченче урыннарны бүлештеләр. Конкурста катнашкан бер команда да бүләксез калмады, алар төрле номинацияләрдә җиңүчеләр дип табылды. Командаларга мәгълүмати- методик үзәк, район мәгариф, , яшьләр эшләре һәм спорт буенча, Россия Эчке эшләр министрлыгының "Чирмешән" муниципальара бүлекләре әзерләгән бүләкләр тапшырылды.

Җиңүче командаларның (I-III урыннар) альбомга тупланган эшләре Казанга, конкурсның чираттагы турына җибәрелде.

Яхшы бәя алган, команда финал уеннарында чыгыш ясаячак.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined кеше һәм закон