Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Яшәүче кешесе машина резинасы аркасында үз туганын үтерә язган

Туганын үтерү нияте белән кылган гамәлләре һәм башка җинаятьләре өчен Яшәүче поселогыннан 58 яшьлек ир - ат 6 ел 8 ай вакытка ирегеннән мәхрүм ителде. Агымдагы елның февралендә Малик Нуруллин машинасының шиннары киселгәнен күреп ала. Көпчәк резинасына зыян салуда ул җүз туганыннан шикләнә, чөнки алар арасыннан күптән "кара мәче" узган...

Туганын үтерү нияте белән кылган гамәлләре һәм башка җинаятьләре өчен Яшәүче поселогыннан 58 яшьлек ир - ат 6 ел 8 ай вакытка ирегеннән мәхрүм ителде.


Агымдагы елның февралендә Малик Нуруллин машинасының шиннары киселгәнен күреп ала. Көпчәк резинасына зыян салуда ул җүз туганыннан шикләнә, чөнки алар арасыннан күптән "кара мәче" узган була. Тимер таяк алып, Малик энесенең өенә килә һәм аңа берничә тапкыр суга ( судта шушы җинаяте өчен дә җавап бирергә туры килә).

-Март аенда Нуруллин энесе белән янә низагка керә, чөнки тегесе киселгән көпчәк резиналарын ремонтлаудан баш тарта, - ди район прокуроры урынбасары Юрий Иванов. - Сарайдан законсыз саклана торган ике патрон белән ау мылтыгын алып туганы йортына килә һәм аның күкрәгенә ата. Вакытында медицина ярдәме күрсәтү генә ир-атны үлемнән алып кала.

Кылган җинаятьләрен исәпкә алып, район суды Малик Нуруллинны ирегеннән мәхрүм итә һәм 47182 сум күләмендә штрафка тарта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined