Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Туймәт авылы янындагы скважинадан ярты миллион сумлык диярлек кабель урлаганнар

28 майдан 3 июньгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 36 хәбәр кабул ителгән, 3 җинаять эше кузгатылган.

01 Узган атнада Чирмешәннең 135нче янгын частена һәм 73нче янгын частеның Күтәмәдәге аерым постына ут белән бәйле бәла-казалар хакында хәбәрләр булмаган.

02 28 майдан 3 июньгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 36 хәбәр кабул ителгән, 3 җинаять эше кузгатылган.

Полициянең участок уполномоченныйлары 15 административ беркетмә төзегәннәр.

Бер атнада юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның 112 очрагы ачыкланган, матди зыян белән ике юл-транспорт һәлакәте булган.

Шешминка авыл җирлеге территориясендәге үләт базыннан тимердән эшләнгән коймаларны урлаганнар. Тикшерү бара.

Шулай ук Шешминка авылы янындагы нефть компаниясе вагоныннан төзелеш эш коралы “югалган“. Матди зыян күләме 96 мең сум. Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган.

Ике Кара Чишмәдән ике кеше Туймәт авылы янындагы нефтьчеләр скважинасындагы бакыр эчле кабельгә кызыкканнар һәм ярты миллион сум диярлек матди зыян салганнар. Аларга җинаять җаваплылыгы яный.

Иске Үтәмеш авылында ике хатын-кыз сүзгә килеп, берсе икенчесен пычак белән яралаган. Тикшерү бара.

03 Узган шимбә, якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләрен 32 тапкыр чакыртканнар. Чакыртуларның күбесе йөрәк, кан басымы чирләреннән интегүчеләр янына булган. ОРВИ белән авыруның берничә очрагы теркәлгән, якташларыбыз көнкүрештә дә җәрәхәт алган.

04 Газ хезмәте слесарьлары узган атнада газ җиһазларын көйләү һәм төзәтү белән бәйле 40 заявка үтәгәннәр.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев