Кеше һәм закон

Суд приставларыннан сорагыз

20нче ноябрьдә үткәрелгән Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында районыбыз суд приставлары якташларыбызга бушлай юридик ярдәм күрсәтте. Алар килүчеләргә ата-аналар тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның хокуклары, алимент түләүләренә кагылышлы мәсьәләләр хакында аңлаттылар. Бурыч акчасын түләтүче (взыскатель) нишләргә тиеш? Бурычлыны ни көтә? - Шушындыйрак һәм, гомумән, суд приставлары хезмәтенә кагылышлы сорауларга без...

20нче ноябрьдә үткәрелгән Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында районыбыз суд приставлары якташларыбызга бушлай юридик ярдәм күрсәтте.

Алар килүчеләргә ата-аналар тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның хокуклары, алимент түләүләренә кагылышлы мәсьәләләр хакында аңлаттылар. Бурыч акчасын түләтүче (взыскатель) нишләргә тиеш? Бурычлыны ни көтә?
- Шушындыйрак һәм, гомумән, суд приставлары хезмәтенә кагылышлы сорауларга без гадәти эш көннәрендә дә җавап бирергә әзер,- ди суд приставлары хезмәтенең райондагы бүлек начальнигы Марат Бәдретдинов.

undefined кеше һәм закон

Нет комментариев