Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Штраф түләячәкләр

Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында законнарны тупас бозган өчен, Күтәмә һәм Түбән Кәминкә авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләренә штраф салынды. Район прокуратурасы тикшергәннән соң, түбәндәге фактлар ачыкланды: гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау срогы 3 айга сузылган, кабул итү урыны, көне һәм сәгате турында мәгълүмат булмаган, телдән мөрәҗәгать итүләр буенча карточкалар ачылмаган, язма...

Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында законнарны тупас бозган өчен, Күтәмә һәм Түбән Кәминкә авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләренә штраф салынды.

Район прокуратурасы тикшергәннән соң, түбәндәге фактлар ачыкланды: гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау срогы 3 айга сузылган, кабул итү урыны, көне һәм сәгате турында мәгълүмат булмаган, телдән мөрәҗәгать итүләр буенча карточкалар ачылмаган, язма мөрәҗәгатьләр буенча язма җаваплар җибәрелмәгән. Район прокуроры тарафыннан Күтәмә һәм Түбән Кәминкә авыл җирлекләре башлыкларына карата административ хокук бозу турында эш кузгату карары чыгарылды.
1нче суд участогының җәмәгать судьясы карары нигезендә, гаеплеләрнең һәрберсенә 5000 сум күләмендә штраф салынды.
Юрий Иванов,
район прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined кеше һәм закон