Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә тәртипсез әниләрне комиссиягә чакырганнар

Районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышына чакырылган, чиста-пөхтә итеп киенгән, озын буйлы, “культурный” ит-атны күргәч, аның нинди гаебе бар икән, дип уйлап куйдым. Тышкы кыяфәткә карап алданырга мөмкин икән шул.

Чирмешәнле Е., биш бала атасы, спиртлы эчемлекләр белән дус, бер “сала” башласа чама хисен югалта  һәм аракы белән бергә акылын да ”эчә” икән. Дөрес, күптән түгел генә, спиртлы эчемлекләргә бәйлелектән дәваланган, әлегә аек йөри. Ә киләчәктә ни буласын кем белә, чөнки моңа кадәр дә дәваланган булган. Гаиләсенә куркыныч тудыруын гаепкә дә санамый кебек ул, “Сала башласам, чамам югала, ни эшләгәнемне белмим, эчкән ир-ат шундый була инде ул,” - ди. Моны гафу итәрлек сәбәпкә саный. Тормышта оптимист кебек, ә гаиләсенә мөнәсәбәтен аңлап булмый. Ләкин бит бер  ялгыш зур һәлакәткә, бәхетсезлеккә  китерергә мөмкин.

Бу гаиләнең яшәеше белән танышкач, ирексездән, Зифа Кадыйрованың “Бәхеткә юл кайдан?” исемле китабы буенча эшләнгән  спектакль эпизодлары күз алдына килде.  Бу ир-егет шул китапны укып чыкса, үзенә сабак алыр иде төсле.

Иске Үтәмештән Н.ның комиссия каршына беренче генә басуы түгел. Начар гадәтемне ташлыйм, дип күпме генә вәгъдә бирсә дә, “яшел еланнан” аерыла алмый. Инде кабат, дәваландым, эчмим, дип ышандыра.

Комиссия әгъзалары район опека һәм попечительлек бүлегенең эшчәнлеге белән дә таныштылар. Бүгенге көндә районда тәрбиягә һәм опекага алынган 36 гаиләдә 56 бала  тәрбияләнә икән. Чит балаларны үз гаиләләренә сыендыручыларның күпчелеге Чирмешәндә – 14 гаиләдә 20 бала үсә. Лагеркада 6 гаиләдә – 7, Девечья Полянада 3 гаиләдә – 9,  Иске Котыш һәм Лашман авылларында икешәр гаиләдә берәр бала ата-ана җылысы тапкан.  Ишлинка, Мордва Афонькәсе, Югары Кармалка, Әккәрәй, Ивашкино, Иске Сережкино, Кара Чишмә һәм Түбән Кәминкә авылларында да берәр гаиләдә 1-3 бала тәрбиялиләр. Хокук бозуларны кисәтү максатында, бу гаиләләр даими контрольдә, торак шартлары белән танышу өчен рейдлар оештырыла.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев