Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Һәр җинаять өчен – җавапка

Россия Эчке эшләр министрлыгының "Чирмешән" муниципальара бүлеге (Чирмешән һәм яңа Чишмә районнары) 2012 елдагы эшчәнлекнең төп күрсәткечләре буенча икенче категорияле 15 бүлек арасында алтынчы урынга чыкты, ә аннан алдагы ел йомгаклары буенча без икенче идек. Димәк, киләчәктә оператив-хезмәт эшчәнлеген яхшырту өстендә тырышыбрак эшләргә тиеш булабыз. 2011 ел белән чагыштырганда, Чирмешән...

Россия Эчке эшләр министрлыгының "Чирмешән" муниципальара бүлеге (Чирмешән һәм яңа Чишмә районнары) 2012 елдагы эшчәнлекнең төп күрсәткечләре буенча икенче категорияле 15 бүлек арасында алтынчы урынга чыкты, ә аннан алдагы ел йомгаклары буенча без икенче идек. Димәк, киләчәктә оператив-хезмәт эшчәнлеген яхшырту өстендә тырышыбрак эшләргә тиеш булабыз.


2011 ел белән чагыштырганда, Чирмешән муниципаль районы буенча 2012 елда җинаятьләр 23,5 процентка азрак теркәлгән (196дан 150гә). Җинаятьләрнең күпчелеге Чирмешән, Ивашкино, Яңа Элмәле, Күтәмә авыл җирлекләрендә булган. Шул ук вакытта Иске Кади һәм Иске Котыш авыл җирлекләре территорияләрендә алар бөтенләй теркәлмәгән.

Район буенча үтерү, складлардан һәм кибетләрдән урлау, талау, үтерү белән янау, сәламәтлеккә зыян салу кебек җинаятьләрнең азаюы күзәтелсә, юлбасарлык (3 факт), шул исәптән, корал кулланып (1 факт), шулай ук кешенең транспорт чарасын законсыз төстә тартып алу (2 дән 4кә) очраклары күбәйгән.

Җинаятьләр арасында аеруча авыр һәм авырлары -13,4 процент (36дан 23кә азайган), уртача авырлыктагылары - 36 процент (54тән 57гә җиткән), зур булмаган җинаятьләр - 50,5 процент (106дан 70кә азайган). Чирмешән районы буенча бу күрсәткеч 77,6 процент.

Бер елда муниципальара бүлек хезмәтләндерүче территориядә җинаятьләрнең 73,1 проценты ачылган (2011 елның шушы чоры белән чагыштырганда 7 процентка азрак). Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең 100 проценты ачылган булса, талаулар һәм урлауларны ачу күрсәткече түбәнрәк.

Үткән елда 118 җинаять тикшерелгән, шуларның 100е судка җибәрелгән.

Полиция хезмәткәрләре 640 административ беркетмә төзегәннәр, бу алдагы елга караганда 191гә азрак. 2012 елда эзләтүдә булган 4 җинаятьче тоткарланды, хәбәрсез югалган 3 кеше табылды.

Хокук тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы нәтиҗәле эш алып бару максатында, бүлек хезмәткәрләре төп игътибарны авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне булдырмауга юнәлтәләр. Милеккә каршы һәм яшүсмерләр арасында җинаятьләрне кисәтү, коррупцион юнәлештәге һәм милли проектларны тормышка ашыру сферасындагы җинаятьләрне ачу буенча да максатчан эш алып барыла.

Ирина Арютина,
Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлеге штабы начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined кеше һәм закон