Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Полиция эшчәнлеге белән таныштылар

Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлеге каршындагы иҗтимагый совет әгъзалары полиция бүлеге эше белән таныштылар. Иҗтимагый совет составына 10 кеше - Чирмешән һәм Яңа Чишмә районнары вәкилләре керә. Советның төп бурычы - бүлек эшчәнлегенә җәмәгатьчелек контроле үткәрү, гражданнарның полиция эше турында фикеренә анализ ясау. Иҗтимагый совет әгъзалары хокук бозулар турында хәбәрләр...

Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлеге каршындагы иҗтимагый совет әгъзалары полиция бүлеге эше белән таныштылар.


Иҗтимагый совет составына 10 кеше - Чирмешән һәм Яңа Чишмә районнары вәкилләре керә. Советның төп бурычы - бүлек эшчәнлегенә җәмәгатьчелек контроле үткәрү, гражданнарның полиция эше турында фикеренә анализ ясау. Иҗтимагый совет әгъзалары хокук бозулар турында хәбәрләр һәм гаризалар кабул итүче оператив дежурный эше гражданнарны кабул итү бүлмәсендәге, шулай ук җинаять кылуда шик төшкән затларны вакытлыча тоту изоляторындагы шартлар белән таныштылар. Полиция хезмәткәрләренең хокук бозуларына һәм тоткарланучыларның провокацияләренә юл куймау максатыннан, полиция бүлеге бинасына видеокамералар урнаштырылган. Аларны кизү торучы, бүлек начальнигы, шулай ук ТР буенча ЭЭМның кизү частенда күзәтеп була.

Соңыннан иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды, биредә гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, Чирмешән һәм Яңа Чишмә муниципаль районнары территорияләрендә хокук саклау мәсьәләләре каралды. Утырышта иҗтимагый совет рәисе Әмир Могыйзов та чыгыш ясады.

Наталья Поликарпова,

Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлеге начальнигы урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined полиция бүлеге эше