Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кызыл Ярда һәм Иске Үтәмештә караклар техникаларны “чишендергәннәр”

Район полиция бүлекчәсенә бер атнада 37 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда өч җинаять эше кузгатылган.

01 Узган атнада 135 нче Чирмешән янгын сүндерү частена һәм ПЧ-73 нең Күтәмәдәге аерым постына янгыннар белән бәйле хәбәрләр булмаган. Чирмешән коткаручыларына Яңа Элмәле авылы янында булган юл-транспорт һәлакәтенә барырга туры килгән.

02 Район полиция бүлекчәсенә бер атнада 37 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда өч җинаять эше кузгатылган.

Полициянең участок уполномоченныйлары дүрт административ беркетмә төзегәннәр.

2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, берсендә имгәнүче бар. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 75 очрагы ачыкланган, берәү автотранспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

“Урак – 2019”  операциясе барышында Кызыл Яр авылы кешесенең авыл хуҗалыгы предприятиесе техникасы булган МТЗ-1221 тракторыннан тагылма җиһаз, дизель мае һәм ике аккумулятор урлавы мәгълүм булган.

Билгесез кешеләр Иске Үтәмеш авылындагы машина-трактор паркында ике агрегаттан вакуумлы двигатель, электр үткәргечләре, 8 тырма һәм Енисей комбайны көпчәкләрен урлаганнар. Тикшерү бара.

Әккәрәй, Бәркәтә, Яңа Элмәле, Кызыл Яр авылларында яшәүче берничә кешедән үзләрен кыйнаулары хакында гаризалар булган. Кем гаепле – тикшерүләр бара.

03 Узган шимбә, якшәмбе көнне ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә 42 чакырту теркәлгән.

ОРВИ һәм көнкүрештә имгәнү, җәрәхәтләр алуның берничә очрагы булган. Күпчелек чакыртулар кан басымы чирләреннән интегүчеләр янына булган.

04 Узган атнада газ хезмәте слесарьлары газ җиһазларын көйләү һәм төзәтү белән бәйле 32 заявка үтәгәннәр.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев