Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Караклар Әккәрәйдәге ягулык складын басканнар

Билгесез адәмнәр "Әккәрәй" җәмгыятенең ягулык-майлау материаллары складыннан 20 литрлы канистрда дизель мае урлап чыкканнар, матди зыян күләме 2220 сум. Әлеге уңайдан тикшерү бара.

Гомумән, 17-23 июньдә район полиция бүлегенең дежур частенда 46 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда 4 җинаять эше кузгатылган. Полиция участок уполномоченныйлары 16 административ беркетмә төзегәннәр.

Матди зыян белән өч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 68 очрагы ачыкланган, өч машина йөртүче транспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен җаваплылыкка тартылачак.

Билгесез кешеләр Чирмешән кешесенең өеннән кесә телефонын урлаганнар: җинаять эше кузгатылган.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

фото: Кадрия Гамирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X